3 апрельдә Алабугада "Кече шәһәрләр" V Республика сәнгать мәктәбе һәм музыка мәктәпләре укытучылары бәйгесе үтте. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Хафизов Артур Газинур улы да катнашты һәм «Эстрада җыры» (соло) номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемен яулады.