Туризм буенча Республика ярышларының 1 нче этабы

2018 елның 6 апреле, җомга

Арча  Укучылар  сараенда  спорт  туризмы  буенча Республика  ярышларының  1 нче этабы  узды.  Ярышларда  20  муниципаль  районнан  45  команда  катнашты.  Арча  районыннан  3  яшь  категориясендә  командалар  ярышты  һәм  уңышлы  чыгыш  ясадылар.  Кечкенә  балалар  төркеменең  җитәкчесе  Минхаиров  Фәрит  Фәтхиевич.  Хәзерлек  өчен  вакыт  әз  булуга  карамастан,  команда  зур  уңышларга  иреште.  Габделбәров  Дамир  малайлар  арасында,  Саматова  Алия  һәм  Батыршина  Алина    кызлар  арасында  3  нче  урынны  алдылар.  Команда икенче урынны алды.

Уртанчы  яшьтәге  төркем  белән  Шакиров  Илдар  Хидиятович  җитәкчелек  итте.  Галимҗанов  Салават  һәм  Альтапов  Азамат  3  нче  урынны  алдылар.  Кызлар  арасында  Галимуллина  Гөлшат  һәм  Сибагатуллина  Ләйсән  2  нче  урынга  лаек  булдылар.

Өлкән  төркемнең  тренеры – Нәбиуллин  Рәнис  Расип  улы.  Камалиев  Илнур  1  нче,  Кәлимуллин  Рушан  2  нче  урынны  яуладылар.  Кызлар  ярышында  1-3  нче  урында  Хәкимҗанова  Надилә  белән  Солтанова  Сөембикә  булдылар.  Арча  Укучылар  сарае  командасы    авыл  командалары  арасында  беренчелеккә  чыкты.

Җиңүчеләребезне  кайнар  котлыйбыз  һәм  киләчәктә  дә  зурдан-зур  уңышлар  теләп калабыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International