Мин – Гагарин! Син –Татарин!

2018 елның 6 апреле, җомга

Мин – Гагарин! Син –Татарин!

12 апрель – беренче космонавт Юрий Гагарин галәмгә очкан көн. Бу зур вакыйгадан соң 57 ел вакыт үткән. Аннан соң күпме космонавтлар галәмгә очты, бу өлкәдә күпме танылган шәхесләр барлыкка килде.

– Әмма Гагарин бер генә. Ул галәмгә юл салды. Һәм мин бу көнне онытмаска. Гагарин истәлегенә ял көне ясарга тәкъдим итәр идем. Ул Россия өчен дәүләт бәйрәме булырга тиеш. Тик, кызганыч, җитәкчеләр... ишетми. Мин хәзер ул исән булса, ничек яшәр иде икән, дип уйлый башладым, – ди җиһангирлар инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов. – Без күп мәктәпләрдә “Юрий Гагарин белән 108 минут” дигән акция үткәрәбез. Ни өчен 108 минут? Нәкъ шуның кадәр Гагарин галәмдә булган. Өстәлгә галәмгә кагылышлы язмалар белән Гагарин бәлеше куябыз. Хәзер мин Гагаринны татарчалаштырырга тәкъдим итәм.

– Кызык тәкъдим. Моны ничек күз алдына китерәсез?

– Беләсезме, Гагарин тормышын өйрәнә башлагач, аның бик күп яктан татарлар белән бәйләнеше барлыгына игътибар иттем. Хәтта анекдотларда да бу хакта искә алалар бит. Галәмгә кеше очуы турында хәбәр иткәч, Хрущев: “Кем очкан?” – дип сораган. Гагарин дигәнне татарин дип ишеткәч: “Хәзер үк кире кайтарырга, югыйсә, ул анда спекуляция таратыр”, – дигән. Бу анекдот, әмма шуннан соң кереп калды бит инде Гагарин–татарин, дигән сүзләр.

– Тик анекдот юктан гына чыкмый бит, аңа җирлек кирәк.

– Җирлеге җитәрлек. Гагарин Смоленскида туа. Сугыш вакытында шәһәргә фашистлар керә. Болар өендә дә берсе яши. Ул хәтта Юрийның энесен бакчаларындагы алмагачка асып та куя. Баланы вакытында коткарып калалар. Фашистлар тарафыннан басып алынган җирдә яшәгән кеше буларак, аның өчен үсеш ябыла. Кичке мәктәптә 7 сыйныфны тәмамлый, аннан тимер коючы булырга укый, Саратовка китә, анда аэроклубка йөри. Бик тыйнак, шул ук вакытта бик сәләтле була ул. Аннан Оренбургта хәрби–авиация училищесында белем ала. Очучы–инструктор татар кешесе Ядкәр Акбулатов кул астында. Юрийның бер “4”лесе чыга торган була, Я.Акбулатов аны “5”кә төзәттерә. Очар алдыннан әйтергә ярата торган “поехали” дигән сүзне дә (татарда бар бит ул “әйдә, поехали, малкай, дибез) Гагарин укытучысыннан алган була.

– Димәк, Гагаринның галәмгә очуында Я.Акбулатовның да өлеше бар?

– Ул Гагарин очканга ышанмый. Чөнки Юрий хатын–кызлар кебек йомшак характерлы була. Соңыннан космонавт Оренбургка килгәч, очрашырга бара. Тик аны янына җибәрмиләр. Бераздан үзен генерал машинасы белән өенә килеп алып китәләр. Гагарин бөтен залны ерып укытучысы янына килә һәм кочаклап ала.

Гагаринның татарлар белән бәйләнешле күренешләре бер ул гына түгел, бик күп. Галәмнән Гагарин Куйбышев өлкәсенә төшәргә тиеш була. Әмма планлаштырганча килеп чыкмый, ул Саратов өлкәсенә басуга төшә. Бу вакытта 60 яшьлек Әнихәят апа Тактарова 6 яшьлек оныгы Румия белән бәрәңге

утырткан вакыт була. Беренче булып аны Румия күреп ала. “Әби, әби, кара, күктән ике баш төшә”, – ди. Тик Гагарин аларның исемнәрен татарча әйтә алмый, Анна Акимовна һәм Рита, ди. Шулай тарихка кереп тә кала. Әнихәят апа вафат инде, Румия (әнисе Гөлчирә Садыйровна) казахка кияүгә чыга. Космонавтлар аны әле дә уч төбендә кебек йөртәләр, очрашуларга чакыралар, хатирәләрен тыңлап утыралар.

– Тик бу мәгълүматлар белән генә Гагаринны татарлаштыру дөрес булыр- мы соң?

– Гагаринның шоферы Сарман районы Теләнче Тамак авылы егете Гариф Сәйфиев. Әниләре янына да космонавт Гариф белән кайта, аны да өенә чакыра торган булган. Шоферның: “Юк, машинада гына көтәм, кермим”, – диюенә каршы: “Керәсең. Мин – Гагарин, син – татарин”, – дип җавап биргән. Хезмәт срогы тәмамланганнан соң егеткә үз янында калырга да тәкъдим ясаган. Аның татарларга булган мөнәсәбәтенең тагын бер мисалы бу. Гагарин басуга төшкәч аның янына солдатлар килеп җиткән. Араларында Арча районы егетләре дә булган. Кемнәр, дисезме? Берсе Күкчә Бирәзәдән Миннур Галиәхмәтов (танылган шахматчы мәрхүм Әмир Шәяхмәтовның энесе) һәм Әзәк авылыннан Данил Сәләхиев (хәзер Әтнәдә яши). Коткару төркеме арасында танылган кинооператор Мәхмүт Рәфыйков та була, космонавтны беренче кинога төшерә. Ул да исән, Мәскәүдә яши.

– Сез Гагарин бәлеше дигән сүз дә әйттегез. Бәлеш–татар халкының милли ризыгы. Ул ничек космонавт белән бәйле?

– Оренбургта укыганда Гагарин Валентина Горячева исемле кыз белән таныша. Кызның әтисе Иван исемле Оренбургның танылган пешекче–кулинары була. Яратып әзерли торган ризыгы – зур бәлеш. Оренбург – татарлар иң күп тупланган, татарларның мәдәни үзәгенә әверелгән төбәкләрнең берсе. Мөгаен, кулинар зур бәлешнең рецептын да шулардан алгандыр. Юрий шуны яратып ашый торган була. Туйларында да өстәлгә зур бәлеш куела. Күп кенә материалларда “Гагарин беляши любил”, дип язалар. Безнеңчә итле пәрәмәч буладыр инде ул. Хатынының әтисе пәрәмәч белән генә түгел, аны зур бәлеш пешереп тә сыйлый торган булган.

 – Шуннан Гагарин бәлеше булып тарихка кереп калганмы?

– Әйе. Моннан тыш, Гагарин чәе дә бар әле. Галәмнән кайткач космонавтны шәһәрләр, илләр буйлап очрашуларга алып йөргәннәр. Манчестерда (Бөек Британия) тимер коючылар аңа алтыннан күк-рәк билгесе бүләк итәләр. Каршыларга бөтен Лондон чыга. Королева Елизаветаның да очрашасы килә. Гади кешеләр белән очрашырга ярамаса да, ул космонавтны үзенә чакыра. Өстәл янында лимонлы чәй чыгаралар. Юрий чәен эчеп бетерә дә, лимонын ашап куя. Бөтен кеше тын кала. Инглизләр өчен бу сәер күренеш була. Бераз сүзсез калып торганнан соң, Елизавета да лимонын ашый. Шуннан бирле ул еш кына гагаринча чәй сорап ала торган була.

– Димәк, 12 апрельдә безнең өстәлләрдә Гагарин бәлеше һәм Гагарин чәе булырга тиеш?

– Шуны әйтергә теләгән идем дә. Әйдәгез, бу көнне шулай итеп Гагаринны искә алыйк. Тик ул гади бәлеш кенә булмасын, өстенә галәм, космонавтика белән бәйле бизәкләр төшерелсен. Һәр кеше 12 апрель көнне өендә гаиләсе белән уздырсын да, бәлешне (үзе дә, я гаиләсе белән, күренсен) фотога төшереп, редакциягә җибәрсен. Без “Гагарин бәлеше” дип аталган фотобәйге игълан итәбез. Бу көнне районда да (Арча педагогика көллиятендә, 15 сәгать 15 минутта башлана) бәйрәм булачак. Теләге булган кеше бәлешне шунда да алып килә ала. Сер итеп кенә әйтәм, бу чарага Ульяновск шәһәрендә яшәүче, галәмгә очарга миллионнарча сумга билет сатып алган эшмәкәр, милләттәшебез Фәрит Әюповның да килүе көтелә.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International