Арча көрәшчеләре кайда?
2002–2004 елгы көрәшче малайлар Урта Курса мәктәбе спорт залына җыелды. Еш очрашкач, көрәшчеләрне белеп тә бетердек. Әнә, күп тапкырлар җиңү яулаган Түбән Мәтәскәдән Әлфис Мәннанов, Урта Курсадан Россия чемпионы Рәниф Нурисламов, Айрат Мөхәрләмов, Яңа Кенәрдән Инсаф Абдуллин, Рафил Нәҗметдинов...
Бу гади генә ярыш булмаячак. Баш батырга тәкә биреләчәк! Кызык, кем булыр икән ул баш батыр?! Көрәшчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев, “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов сәламләп, уңышлар теләде.
– Җиңәргә дип килдегезме? – дип сорашам тренерлардан.
– Авырыйлар...
– Көрәшче авырый да мени?
– Вирус эләктерсәң, кем икәнеңне карап тормый ул...
Ярышлар бик кискен барды. 70ләп көрәшче бил алышты.
Тренерлар Фәнис Зарипов, Таһир Лотфуллин, Зөлфәт Хәйруллин, Марат Әхмәдиев, Марат Сәлахов, Марат Фаязов, Илшат Фазылҗанов... – бар да биредә. “Арча” спорт комплексы җитәкчесе Илдар Гайнетдинов: “Тренерларның эше балаларның уңышларыннан чыгып бәяләнә”, – дип сөйләп торды.
Яңа Кенәр мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче Зөлфәт Хәйруллиннан:
– Сез көрәш ярышларында гел катнашып һәм призлы урыннар алып торасыз, мәктәптә сезнең хезмәт ничек бәяләнә? – дип сорадым.
– Баллар куелып, хезмәт хакына азрак өстәлә.
Иң мөһиме кызыксындыру, дибез. Бигрәк тә спортта. Билгеле, спортчы өчен даны да кыйммәтле.
Карап торам: өметле көрәшчеләр ничектер тыйнак, җитди... Аларның күңелендә ярыш алдыннан эчтән дулкынлану, борчылу, көчне, уй-фикерләрне бер төенгә туплау хисләре яшеренгәнен чамалап була. Арчадан килгән кунаклар Урта Курсадан Россия чемпионы исеменә лаек булган Рәниф Нурисламовны әйтеп үттеләр. Рәнифкә күпләр сокланып карады. 9 сыйныфта укучы озын буйлы Рәниф бу көрәштә дә көндәшләрен җиңеп, баш батыр калды. Тәкәне аның җилкәсенә салдылар. Рәниф мәйдан әйләнде дә, җилкәсендәге тәкә белән җиңел генә биек пьедесталга күтәрелде. Халык “ах!” итте. Соңыннан иптәшләре күккә чөйделәр.
Үз үлчәүләрендә 1нче урынны алган көрәшчеләрне әйтеп үтәм. Алар: Ашытбаш мәктәбеннән Райнур Фәйзрахманов, Курса–Почмактан Илмир Гыйззәтуллин, Надир Әхмәтсафин, Зөлфәт Рамазанов, Түбән Мәтәскәдән Әлфис Мәннанов, Алмаз Сабиров, Яңа Кенәрдән Инсаф Абдуллин, Рафил Нәҗметдинов, Урта Курсадан Рәниф Нурисламов, Айдар Мөхәрләмов, Шушмабаштан Разил Шәмсетдинов. Котлаулардан соң: “Арча көрәшчеләре кайда? Ник авыл балалары гына көрәшә? Без Арча мәктәпләре көрәшчеләреннән яшеннән курыккан кебек өркеп торырга тиеш! Мәктәпләр эшенә бәя биргәндә спорттагы, бигрәк тә көрәштәге уңышлар да исәпкә алынсын иде!” – дигән фикер әйтелде.
Румия Надршина