Югары Бирәзә бозаулары кояшта кызына

2018 елның 6 апреле, җомга

Югары Бирәзә бозаулары кояшта кызына

Хуҗалыклар җитәкчеләре белән үткәрелә торган семинар–киңәшмәнең чираттагысы Югары Бирәзәдә була дигәч, анда күрсәтерлек нәрсә бармы икән, дигән шик тә туган иде. Бактың исә, “Игенче” ширкәте бер елдан да азрак вакыт эчендә тәртип салган икән биредә.

Бозаулар торагына керәбез. “Менә бу янгыннан калган торак иде, төзәтеп менә шундый хәлгә китердек”, – ди хуҗалык җитәкчесе Илнар Гайнетдинов. Монда шундый рәхәт, якты, бозаулар кояш нурлары астында хозур кичеп ята. “Теплицадагы кебек, кыяр үстерсәгез дә була!” – дигән бәя бирәбез. Һәр бозау алдында икешәр чиләк, берсенә сөт, икенчесенә су салалар. Көнгә икешәр тапкыр чистартып торалар, кышкы айларда көнгә 5әр тапкыр чистартканнар! Тагаракларда өстәмәләр кушылган катнаш азык. Ике айга кадәр әнә шул азыкны ашыйлар, сөт, су эчәләр. Ике айдан печән бирә башлыйлар.

Биредә дә угыз сөте банкы булдырылган. Сәламәт һәм олырак яшьтәге сыерлардан угыз савып 1–2 литрлы савытларга тутыралар да, 22–24 градус салкынлыкта туңдыралар. Бозау туар алдыннан угызны эретеп, җылытып куялар. Аны бозау тугач та ярты сәгать эчендә эчерергә кирәк. Теләмәсә, шланг төшереп мәҗбүри эчерәләр. Шундый угыз эчкән бозау- ның иммунитеты көчле, ашауга әрсез була. Бер сәгать ярым эчендә угыз эчмәгән бозауның ашказанындагы каналлары йомыла башлый икән, аннан соң эчертүнең файдасы юк, диләр.

Терлекчегә угыз эчерткән өчен аерым түләү каралган. Моның үтәлешен контрольдә тотуның нәтиҗәле юлын булдырганнар. Бозау тугач ике–өч көннән аның канын алып лабораториягә анализга җибәрәләр, алдаша алмыйсың.

“Сервис–агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримов үзе дә бик кызыксынучан, эзләнүчән кеше. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә күп яңалык- лар кертте инде ул. Үзе дә йөреп тора, кул астында эшләүче җитәкчеләрне, белгечләрне укырга, өйрәнергә җибәрә. Илнар Гайнетдинов Краснодар краенда күреп кайткан бер яңалыкны Югары Бирәзәдә сынап карарга булганнар. Аның хикмәте шунда: сәламәт сыерның ашказаны согын алып, угыз белән бергә яңа туган бозауның ашказанына кертәләр. Әзер микрофлора инде бу, ашказаны ныклап эшли башлый. Нәтиҗәсе күз алдында: бер айлык бозаулар өч айлык кебек!

Бозаулардан үсеш алу, гомумән, арту ягында, хәзер ул 900 граммнан артык.

Сыерларны чистарту өчен дә күпме тыры-

шырга туры килгәндер. Бүген алар кәртинкә кебек. “Эшләргә кешеләрегез җитәме?” – дип тә кызыксындык. Җитә, барысы да шушы авылдан, диделәр. Ә бит бер килгәндә авылдан бер генә кеше эшли, дигәннәр иде. Ашату яхшыргач, сөт тә арткан. Хезмәт хакы да шуңа бәйле. Кешеләрдә кызыксыну барлыкка килгән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 апрельдә хуҗалыкларда бер сыердан уртача 14,7 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул чоры белән чагыш- тырганда 0,2 килограммга күбрәк.

Иң күп сөтне “Аю” ширкәтендә савалар – 20,4 килограмм. Иң азы Лотфуллин З.Р. ширкәтендә – 10,4 килограмм гына. Бу узган елгыдан 5,2 килограммга азрак.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International