Орлыгың нинди?
Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык мәкале. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча бүлеге җитәкчесе Мортазин Рүзәл Габделфәрт улы белән орлыклар турында сөйләштек.
– Район хуҗалыкларының орлыклар белән тәэмин ителешен ничек бәялисез?
– Узган ел хуҗалыклар җитәрлек күләмдә орлык салып куя алдылар. Сыйфатына килсәк, 40 проценты – оригинал һәм элиталы орлыклар. Бу – әйбәт күрсәткеч, чөнки Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы куйган таләп-
ләр буенча мондый орлыклар кимендә 20 процент булырга тиеш. Хуҗалыклар арасында күрсәткечләр түбән булганнары да бар.
Яхшы сыйфатлы орлык- лар игенчелекнең нигезен тәшкил итә, аларны башка факторлар белән алыштырып булмый. Орлыкчылык өзлексез процесс, даими рәвештә, билгеле күләмдә яңартып барганда гына аны дөрес итеп алып барып була. Моның өчен 1000 гектар чәчүлек җиренә 4 тонна оригинал яки 17 тонна элита категорияле орлыкларны ел саен алып торырга кирәк.
Орлыкларны үзебезнең районнан чыкмыйча да яңартып була. “Курса МТСы”, “Игенче”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләреннән оригинал һәм элиталы орлыклар алырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, терлек азыгы культуралары арасында мөһим урын тоткан кукуруз орлыклары белән тәэмин ителеш турында да әйтеп үтәм. Бу орлыкларны читтән алырга туры килә, шуңа күрә тиешле документлар булуына игътибар итәргә кирәк. Кукуруз чәчү әйләнешендә игелергә тиеш, аны кукуруздан, күпьеллык үләннәрдән, бәрәңгедән соң урнаштырырга ярамый. Югыйсә каты корт зарарларга мөмкин.
Күпьеллык үләннәрнең ел саен 25 процентын яңарта барырга кирәк. Чөнки беренче өч елда гына алар әйбәт уңыш бирә, картайган үләннәрнең уңышы һәм туклык- лылыгы бик нык кими.
Ильяс Фәттахов