Иң аянычы: кеше гомере өзелә

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Иң аянычы: кеше гомере өзелә

Түбән Аты авылында мартның соңгы көне – 31 март фаҗигале тәмамланды. Көндезге сәгать 2ләрдә Гөлназ Хәбибрахманова өстенә, аягына да кимичә, мунча яна, дип күршеләренә йөгереп керә. Урамга йөгереп чыксалар, Хәбибрахмановларның мунчасы белән сарае түбәсе астыннан төтен чыкканын күрәләр. Әмма эчкә керерлек булмый. Нәтиҗәдә сарай янып бетә, мунча һәм йортка зур зыян килә. Иң аянычы: кеше гомере өзелә.

– Күршеләре һәм Хәбиб- рахмановларның үзләре әйтүләренә караганда, яна башлагач, йорт хуҗасы, 70 яшьлек Гөлниса Хәбибрахманова гаиләсе белән урамга чыккан булган, әмма нәрсәдер исенә төшеп, өенә тагын кергән, кире чыкмаган, – дип сөйләде дәүләт янгын күзәтчелеге баш сорау алучысы Наил Бәйрәмов. – Ыгы-зыгыда моны берәү дә искәрми калган. Гәүдәсе икенче көнне янгын калдыкларын актарганда, иртәнге сәгать 9 тулып киткәч, сарай белән йорт арасында табып алынды.

– Нәрсәгә кире кереп китте икән инде ул? – дип сорыйм гаҗизләнеп. – Акчасы искә төшкәнме, документларымы?

– Нәрсәгә кире кергәнен мәрхүмә үзе генә белә.

– Районда икенче очрак бит инде, өлкән яшьтәгеләр янып үлә.

– Үлемнең сәбәбе суд- медэкспертлар тарафыннан тикшерелә. Янгын электр чыбыгыннан чык-кан, дип фараз ителә. Янгын чыкканын хуҗаларның соң белеп алулары һәм соңарып хәбәр итүләре нәтиҗәсендә янгын тиз җәелә.

– Хәтәр янәшәдә генә.., саклана да белмибез. Бер генә мисал. Янгынны белгертүче җайланманы алып куегыз, дип күпме язасыз, сөйлисез, шуны алып куярга әле кул-аяк җиткәне юк. Башкалардан сорашып карыйм, бездә дә юк, диләр.

– ВДПОда сатыла ул, арзан гына тора. Батарея белән эшли. Түшәмгә беркетәсең. Һичшиксез алып куярга кирәк. Тагын бер кат халыкка киңәшләрне бирәсе килә. Гадәттә янгыннар төнлә чыга. Кич белән йокларга ятканда даими электр белән эшләүче җиһазлардан (суыткыч, электр белән эшли торган газ миче һ.б.) кала, барлык электр приборларын сүндерергә кирәк. Телефоннарны, планшетларны төнгә зарядкага куеп калдырырга ярамый. Янгын сүндерү җайланмасы алып куярга кирәк. Аны куллануны өйрәнергә, балаларга да өйрәтергә киңәш ителә. Янгын чыкса, кичекмәстән 01, 101, 3-59-01 телефонына, төгәл адресны әйтеп, шалтыратырга. Янгынчыларны каршыларга урам башында торырга. Янгынның башы гына булганда, янгын сүндерүче күбекне, ком, туфрак, су сибәргә, покрывал белән капларга кирәк. Чыбыктан, электр приборыннан ут чыкканда су сибәргә һич ярамый, ток сугарга мөмкин. Әгәр дә янгын җәелә бара икән, икенче бүлмәгә кереп “саклана” күрмәгез, һичшиксез өйдән чыгып китегез.

– Янгын сүндерүчеләр озак килмәде, килсәләр дә, сулары бик тиз бетте, дигән сүзләрне ишеткән бар.

– Көткәндә шулай озак тоела ул. Безнең барысы да – посттан кайчан чыгып киткән һәм янгын урынына кайчан барып җиткән – автомат рәвештә теркәлеп барыла. 8 тонна су төягән машина каты чаба алмый. Һәм каты сиптергәндә су 5 минутта да бетәргә мөмкин. Шундый шикаять булып, Казаннан кайтып тикшерделәр, әмма шикаятьнең урынсыз икәненә инанып киттеләр.

Без Түбән Атыда яшәүче Хәбибрахмановларның (гаиләдә мәрхүмә Гөлнисаның кызы, улы, килене, ике оныгы) тирән кайгысын уртаклашабыз. Барыбыз да исән-сау булыйк, янгыннарны күрергә язмасын!

Хөрмәтле газета укучылар! Авыр хәлдә калган гаиләгә, әйдәгез, бергәләп ярдәм итик. Ярдәм итәргә теләүчеләр Түбән Атыга Хәбибрахмановларны эзләп таба яки акчаны махсус исәпкә күчерә ала.

Румия Гарифҗанова

Акча күчерү өчен реквизитлар:

Получатель Мухамадиева Райса Ахмиевна

Счет получателя 40817810562002894770

Банк получателя ОТДЕЛЕНИЕ “БАНК ТАТАРСТАН” N8610ПАО

Сбербанк Г.КАЗАНЬ

ИНН Банка получателя 7707083893

БИК Банка получателя 049205603

Корреспондентский счет 30101810600000000603

Код подразделения Банка по месту ведения счета карты

(для внутренних переводов по системе Сбербанк) 4286100679

Адрес подразделения Банка по месту ведения счета карты

г. Арск, пл.Советская, 29

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International