Яз галәмәтләре

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Яз галәмәтләре

Үткән җомга иртән редакциягә ике хәбәр килеп иреште: берәү сөенеп шалтырата, икенчесе борчылып яза.

Сүзне борчулы хаттан башлыйк. Курса–Почмак авылыннан А. Фазылҗанова болай дип яза: “Сезгә моң-зарларыбызны язып карыйк әле, бәлки арты хәерле булыр. Курса–Почмак авылындагы урамнарда йөреп булмый. Тыкрыклардан мескен кешеләр метрлы кар өстеннән йөри. Бер апа елый-елый: “Әни авырып китте, көч-хәл белән алып чыктык”, – дип сөйли. Урамда машина йөри торган түгел. Күл бар җирдә. Трактор белән канау казып булмый мени?! Ел саен акча җыялар, юл карыйбыз дип! Кайда монда хаклык!” Хатны алуга без Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина белән элемтәгә кердек. Ул безгә болай дип сөйләде: “Курса–Почмак авылы урамнарын кыш буе кардан чистартып тордык. Зур чыгымнар сорый торган эш бу. Акчага, солярга бәйле чыгымнар. Ә авыл җирлегенең зур чыгымнарны күтәрерлек хәле юк. Әле менә яңа гына Альберт тракторы белән урамнарны чистартты. Дөрес, керә алмый торган тар тыкрык бар. Язын бер авыр вакыт булып ала. Халыкка да үз тирәсен, канаулар казып, карап торырга кирәк”.

Без Альберт Абзалов белән дә сөйләштек. “Курса–Почмак авылы урамнарын өченче көн чистартып чыктым, – дип сөйләде ул. – Трактор керә алмый торган тар тыкрыклар бар. Аларга кереп булмады”.

Без бу турыда районның янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев белән дә сөйләштек. “Безгә андый хәбәр кермәде, – диде ул. – Шул төбәктәге янгын постына хәбәрне җиткерермен. Халыкка да әйтер сүзем бар: кайчакта су баса дип, шалтыраталар, барасың, канавы казылмаган, үз тирәсе кардан арчылмаган, кул кушырып язны каршылап булмый бит, күмәк көч белән тырышып, язны үткәреп җибәрергә кирәк”.

Ә сөенечле хәбәрне Завод урамы тыкрыгында яшәүче Р. Зарипова шалтыратып әйтте. Ул “Жилкомбытсервис” ширкәтенең баш инженеры Ринат Фазыловка һәм механизатор Рафаэль Зариповка рәхмәт әйтә. “Безнең йортларны су басу куркынычы туды, – дип сөйләде Р. Зарипова. – Чөнки бар су өске яктан агып төшә. “Жилкомбытсервис”ка ярдәм сорап шалтыраттык. Тиз арада килеп җиттеләр һәм карны арчып, су торбаларын чистартып, суның юлын ачтылар. Бик зур рәхмәт аларга”.

Язның хәтәр вакыты. Канау казыган булып та, су басу куркынычы туса, урамнардан йөрерлек, хәвеф-хәтәр чыкканда машина керерлек булмаса, шәһәр, авыл җирлекләренә, янгын-коткару гарнизонына (3-59-01, 01) хәбәр итәргә кирәк.

 Румия Надршина,

хатлар бүлеге мөхәррире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International