Улың нинди булса, киленең шундый
Нәҗибә Авзалова Актаныш районыннан. Аеш авылында гомер иткән, авыр сугыш елларын кичергән, барлык сугыш чоры балалары кебек колхозда эшләгән, өлкәннәр белән беррәттән урман кисәргә йөргән. Ә сугыштан соң үзе кебек үк колхозчы егеткә кияүгә чыккан. Бер–бер артлы ике уллары – тормыш бизәкләре дөньяга аваз салган, үсеп җитеп гаилә дә корган, өлкәннәрне сөендереп оныклар да туган.
Тик тормыш гел син дигәнчә җайлы гына бармый шул. Балалар, оныклар өчен сөенеп, матур, тигез гомер кичергәндә Нәҗибә апага бер–бер артлы зур югалтулар килгән. 2000 елда ире, 2004 елда олы, 2005 елда кече улы вафат булган.
– Рафит “Маяк” колхозында инженер, Рафил Ленин исемендәге колхозда атказанган агроном иде. Матур гына яшәп ятканда авыру икесен дә аяктан екты, – диде Нәҗибә апаның килене, Рафиленең хатыны Венера. – Мин үзем Айван авылы кызы. Кызым Илүзә дә кияүгә чыгып бу якка кайтты. Оныгым Ислам үсеп килә. Тоттым да тәвәккәлләп туган авылыма кайтып урнаштым. Улым Расих та каршы килмәде. Кайнанам 84 яшендә иде. Ничек аны ялгызын калдырасың? Арчага алып килдек. Аңа хәзер 95 яшь. Шушы вакыт эчендә бер тапкыр да китәм, димәде.
Кайбер аналар балалары була торып та, ялгызлыкта, хәтта картлар йортында яшәргә мәҗбүр. Ә монда килен кайнанасын тәрбияли. Хәзер Нәҗибә апа урын өстендә, әмма аның күңеле тыныч, чөнки кадер–хөрмәттә яши.
Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Азат Сөләйманов хезмәт ветеранына Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм бүләк тапшырды.
Гөлсинә ГАЛӘВЕТДИНОВА