Һәркем үзе бер талант
Арчада “Балкыш” фестивалендә катнашкан ветераннарның йомгаклау концерты узды. Март аенда әлеге фестивальнең зона бәйгесе район Мәдәният йортында гөрләгән иде. Аңа безнең районнан 7 чыгыш тәкъдим ителде. Ул чыгышларның кайсысы гала-концертка узып, кемнәргә Казан сәхнәләрендә чыгыш ясау бәхете елмаер, әлегә билгесез. Чөнки, составында күренекле сәнгать осталары булган, якташыбыз Шамил Әхмәтҗанов рәислегендәге жюри барлык районнарның чыгышын карап бетергәч кенә сайлап алынганнарның исемлеген тәкъдим итә.
Ә быел гала-концерт тамашачыларны ике тапкыр җыячак: беренчесе — май аенда, Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланып, шул теманы үз эченә алган чыгышлардан торса, икенчесе октябрьдә Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә.
“Балкыш” фестиваленең инде 5 еллык тарихы бар. Республика буйлап йөзләгән катнашучы җыйган фестивальдә райондаш ветераннарыбыз арасында да лауреат булганнары шактый. “Балкыш” ветераннары да күп бездә. Мәсәлән, Халидә Газизова, Илфат Әскәров, Фәрхат Зыятов, Яңа Кенәр фольклор ансамбле, “Яшь йөрәкләр” ансамбле һ.б. 5 ел дәвамында активлардан булып, чыгышлары белән сөендереп килә. Фәрхат абый фестивальдә җиңеп, чыгыш ясарга Мәскәүгә үк барып җитте.
Әгәр “Балкыш”та катнашып лауреат булмаса, Халидә Газизова кайчан Казан сәхнәләрен күрер иде, дип уйлап ялгышканмын, Халидә апа яшь чагыннан төрле бәйгеләрдә катнашып, сәхнәдә чарланган ханым икән! “Мин яшь чакта Кукмарада эшләдем, шул елларда мәдәният йортына, агитбригадаларга йөри идем. Кияүгә чыгып Сеҗедә яши башлагач, склад мөдире булып эшләдем. Ул елларда да концерт-спектакльләрдә катнашып, төрле конкурсларга бара идек”, – дип сөйләде. Сәнгатькә гашыйк ханымны Сеҗегә мәдәният йорты директоры итеп куйгач, ул бар күңелен сәнгатькә бирә. “Элек тавышым бик яхшы иде, хәзер өлкәнәеп барам. Еш чыкмагач, сәхнәдә дә каушата. Минем киленем Мөрәледә клуб мөдире, аның белән бергәләп төрле чаралар оештырабыз, сәхнәдән ае-
рылган юк. Мәҗлесләрдә дә сорап җырлаталар, яратып җырлыйм. “Балкыш”та киләсе елларга да катнашырга язсын”, – ди ул.
Фестивальдә ел саен катнашырга ярый микәнни дип аптыраучылар да бар. Ярый икән. Бу хакта район ветераннар советының массакүләм чаралар оештыру буенча җаваплысы Равил Габдрахманов белән сөйләштек. “Яшь буенча чикләүләр юк, бары җыр-биюләреңне һәм сәхнә күлмәкләреңне генә яңартырга кирәк. Нигезләмә буенча аерым җыр башкару, вокаль, вокаль-инструменталь ансамбльләр, хор коллективы, фольклор, бию һәм нәфис сүз чыгышлары каралган”, – диде ул.
Зона бәйгесенә сайлап алу өчен ветераннарның чыгышы, гадәттә, башта авылларда уза. Арчада, шушы көннәрдә узган концертта әнә шул концертларда катнашкан ветераннар чыгыш ясады. Берничә көн элек мондый концерт Ашытбашта узган иде. Анда, нигездә, Яңа Кенәр зонасына караган авылларның ветераннары катнашты.
“Балкыш” концертларын караган саен сокланып, хәтта кызыгып кайтам: никадәр талантлы, сәләтле кешеләр белән янәшә йөрибез икән бит! Ашытбаштан Рәис Шәкүровны райондашлар 70 төрле һөнәр иясе дип кенә белсә, моңлы җырлавын ишеткәннәр концерттан 71нчесе дә барлыгын белеп кайтып китте. Арчадан Дамир Шакировның, Лениза Садыйкованың көчле, моңлы аһәңле тавышларын бер тыңлау гына да ни тора! Катнашучылар, берүк, хәтерләре калып, үпкәли күрмәсен, чөнки концертта катнашкан һәркем үзе бер талант иясе, ә аларны, өч сәгать барган концертта, исемләп санап бетерергә мөмкин түгел. Ул гармун, тальян, баян, курай моңнары, Илфат Әскәровның яшь егетләрдәй (63 яшь үзенә!) очып-очып биюе... Хәсибә Гатауллина Фәрдия Сабированың “Безнең буын” шигырен укыганда күздәге яшьне тыеп булмады. Залда утырган сугыш чоры балалары ничек тыңлагандыр... Тагын бер күренеш тетрәндергәндер әле аларның күңелен – Яңа Кенәрдән “Яшьлегем тугае” фольклор ансамбленең 1940-50нче еллардагы кичке уен күрсәтүләре. Республика күләмендә генә түгел, хәтта Россиягә дә (“Рус җыры”, мәсәлән) танылган ветераннар ансамбльләре бар безнең. Яңасаладан “Көмеш чулпы” ансамблен дә күпләргә үрнәк итеп куярлык. Кечкенә авылда оешып, алар да республика дәрәҗәсендәге зур сәхнәләрдә чыгыш ясап чарланганнар! Концертны “Яшь йөрәкләр” сәламләү җыры белән башласа, “Арча таңнары” ансамбле саубуллашып, дәртле, күңелне хисләргә баета торган көйле җырлары белән тәмамлады. Ул хисләр киләсе “Балкыш”ка кадәр җитәрлек булсын. Ә, аңа кадәр, Фәрхат абый әйтмешли, Сабантуйларда очрашасы бар әле.
Розалия Зиннәтова