Штраф түлисең килмәсә, хисап тот
Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хаты нигезендә 2018 елның 1 мартыннан барлык эш бирүчеләр дә (финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бармаучылар да) Пенсия фондына үзләренең оештыручылары һәм җитәкчеләре турында хисап тапшырырга тиешләр.
Нинди яңалык бу? Шул турыда сөйләшү өчен без редакциягә Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллинаны чакырдык.
– Гөлназ Гыйлембаевна, бу үзгәрешләр ни өчен кирәк?
– Тиздән электрон хезмәт кенәгәләренә күчү планлаштырыла. Ә анда эшкә керү һәм эштән китү мәгълүматлары барысы да теркәлергә тиеш. Шуны да әйтеп үтәсе килә, предприятиене оештыручылар һәм аларның җитәкчеләре арасында пенсионерлар бар. СЗВ-М формасын, ягъни предприятиедә эшләгәнне раслаучы мәгълүматларны Пенсия фондына тапшырганнан соң, әлеге пенсионерлар эшләүче булып исәпләнәләр һәм аларның пенсияләре индексацияләнмәячәк.
– Аңлавымча, бу яңалык юридик затларга гына кагыла.
– Әйе.
– Районда барысы исәптә торучы күпме оешма исәп-ләнә? Аларны оештыручылар һәм җитәкчеләр арасында пенсионерлар бармы?
– Районда барысы 932 оешма бар. Аларны күпме пенсионер оештырган яки җитәкли – андый мәгълүмат юк. Әмма алар аз түгел. Чөнки балаларның әнисе яки әтисе исеменә предприятие ачып җибәрү очраклары күзәтелә.
– Пенсионер әти-әниләргә бер дә файдага түгел икән әле бу. Пенсияләре индексацияләнүдән туктаячак бит. Ә хисапны ай саен тапшырып барыргамы?
– “СЗВ-М” формасындагы мәгълүматны ай саен 15енә кадәр тапшырырга кирәк.
– Ә тапшырмасаң?
– Штраф каралган. Искә төшереп үтәм: 2017 елның 1 гыйнварыннан оешмалар Пенсия фондына ике төрле хисап тота. Аның берсе иминиятләнгән хезмәткәрләрнең эшләве турындагы мәгълүматлар, ул ай саен тапшырыла, икенчесе – стаж турында, ә ул елга бер тапкыр тапшырыла.
– Районда исәптә торган 932 оешма бар, дидегез. Алар тиешле хисапны вакытында тапшырамы?
– Бу сорау безне борчый. 932 оешманың нибары 573е генә ай саен тиешле хисапны тапшыра. Форма “СЗВ-М” хисабын тапшырмаганнары өчен штрафлары җыела барачак, бу аларга зыян гына. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бармаучыларга салым һәм пенсия фонды исәбеннән төшәргә кирәк.
– Сораулар туса, кая мөрәҗәгать итәргә?
– Теркәлү урыны буенча Пенсия фондына.
– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.
Румия Надршина