Тигезлектән аермасын
– Узган ел минем 90 яшьлегемне билгеләп үткән идек, быел Хәнифкә 90 яшь тулды. Бу көнне балаларыбыз, оныкларыбыз белән бергә, тигезлектә билгеләп үтү үзе сөендерә. Менә без һәр бәйрәмне шулай зур табын артында үткәрәбез, – дип каршы алды безне Каймә апа, янында бөтерелеп йөргән балалары, киленнәре, оныкларына күрсәтеп. – Өч улыбыз да бик игелекле булдылар. Киленнәрем дә бик яхшы. Оныкларым искиткеч.
Озакламый урамнан юбиляр Хәниф абый Габдрахманов үзе дә керде. Гомер бәйрәме белән котларга килергә тиешле район җитәкчеләрен көткән арада Хәниф абый истәлекләре белән уртаклашып алды. Ул шунда ук икенче бүлмәдән кат-кат газетага төреп, кадерләп саклаган фоторәсемнәрен алып чык-ты. “Менә монысы мин, бригадир булып эшләгән вакытым”, – диде ул яшь кенә бер малайга күрсәтеп.
Хәниф абый Иске Масра авылыннан. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Авылда ир-атлар калмый, бар да фронтка китә. 7 сыйныфны тәмамлаган яшүсмерне 14 яшендә кырчылык бригадасына бригадир итеп куярга мәҗбүр булалар.
– Сугыштан соң да 15 еллап бригадир булдым әле. Аннан кем генә булып эшләмәдем – барысы да җитәкче урыннарда, – диде ул. – Каймә апагыз белән 60 ел тату гомер итәбез. Мал-туар күп тоттык, икешәр сыер асрадык. Умарталарым бар иде. Балаларыбыз Фансаф, Нияз, Ильяс та бик тере булдылар, үзләре тырышып укып, югары белем алдылар. Алар да җитәкче урыннарны биләделәр. Хәзер үзләре дә лаеклы ялда. Алты оныгыбыз, дүрт оныкчыгыбыз бар. Саулыклар да ярый әле. Еллар тыныч булсын, тигезлектән аермасын, киләчәктә дә балаларыбыз игелеген күреп яшәргә насыйп итсен.
Бу көнне Хәниф Габдрахмановны 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды. Юбилей бәйрәм табыны артында, балалары янәшәсендә дәвам итте.
Гөлсинә Зәкиева