Авыл хезмәтчәне өмет белән яши
Арчага Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов кайтты.
Николай Титов җитәкчелегендәге комиссия район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов һәм баш белгечләр катнашында хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә техника әзерлеген карады.
Николай Титов техника әзерлеге белән беррәттән механизаторларның ремонт мастерское, жыелу урыны – кызыл почмак, стенага эленгән мәгълүматлар, механизаторларга түләү, аларның эш киеме һ.б. мәсьәләләр белән дә кызыксынды. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең механизаторлар кызыл почмагы җылы, чисталыгы, стенадагы мәгълүматлары белән игътибарга лаек иде. Баш икътисадчысы Салават Әхмәдиев комиссияне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
– Язын куәтле тракторларда җир эшкәрткән механизаторларның айга уртача хезмәт хакы 50–60 мең сум чыга, – дип сөйләде ул. – Язгы-кыр эшләре алдыннан механизаторларга эш планы, түләү тәртибе язылган паспорт бирелә. Без андый паспортны язгы кыр эшләре алдыннан, механизаторларны җыеп, чәй эчертеп, бәйрәм мохитендә тапшырабыз.
Николай Титов “Курса МТСы” ремонт мастерскоенда трактор кабинасы–каркасын рәтләүче ир-егетләрдән: “Өлгерерсезме икән?” – дип сорады. “Курса МТСы” җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов: “Өлгерәләр, бездә профессионаллар эшли”, – дип җавап бирде. Соңыннан трактор хуҗасы, үз эшенең остасы Шамил Яруллиннан: “Чыннан да, өлгерәсезме?” – дип сорадым һәм уңай җавап ишеттем. Үзенә бүләк итеп бирелгән “Беларусь” тракторы белән Фәрит Гайнетдинов та гаражда иде. “Үзеңнеке булгач, җил-яңгыр тидермисең!” – дип, уены-чыны белән аның да хәлен белеп киттеләр. “Кирәк вакытта трактор белән хуҗалыкка эшкә чыгам”, – диде Фәрит. Авыл хуҗалыгы машиналарын көйләүче пункт-
ның җылы булуына игътибар итми калмыйсың. Биредә кул чалгысын да искә алдылар. Аларны хәзер моторлы чалгылар алмаштыруы турында сөйләштеләр. ”Моның белән горурланырга кирәк”, – диде комиссия рәисе Николай Титов.
– Быел машина-трактор паркына вак таш җәябез, – диде Рәүф Гыйләҗетдинов.
Юл уңаеннан Николай Титов “Курса МТСы” ширкәтенең яңа төзелгән заманча ике катлы администрация бинасын да карап чыкты һәм бик ошатты.
Соңыннан Урта Курса мәдәният йортында хуҗалык җитәкчеләре катнашында киңәшмә булды.
– Бүген без язгы кыр эшләренә әзер иң яхшы хуҗалыкларны карадык, – дип башлады киңәшмәне район башлыгы Илшат Нуриев.
– Мин сезнең районга беркетелгән вәкил. Нишләптер сез миңа ошыйсыз, – дип сөйләде Николай Титов. – Бүген караган хуҗалыкларда тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары чистартылган, буялган. Әзерлек дәвам итә. Эшлим дип торасыз, булдырасыз, кәефегез әйбәт, оптимизм рухы сизелеп тора. Үзем дә совхоз директоры булып эшләгән кеше мин. Хәлегезне яхшы аңлыйм. Авыл хезмәтчәне һәрвакыт тырыш хезмәт һәм өмет белән яши. Бүген авыл хуҗалыгындагы хәлләр җиңелләрдән түгел. Субсидия дибез, кирәкми безгә субсидияләр, авыл хуҗалыгы продукциясенә лаеклы бәяләр булсын! Шулай бит?! Әмма бүген субсидияләрдән башка булмый. Икмәккә, сөткә бәяләр төшү авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең хәлен катлауландырды. Хәлне тотрыкландыру өчен дәүләт ярдәмен тормышка ашыру, шул исәптән ташламалы кредитлаштыру дәвам итә. Тиешле документларны тиз һәм сыйфатлы итеп әзерли белергә кирәк.
– Бүген икмәкне сату мәсьәләсе берәүне дә кызыксындырмый,
нишләп аның белән шөгыльләнмиләр? – дип борчылып сөйләде “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин. – Көзен элеваторга илткән икмәкне киредән хуҗалыкка алып кайтырга мәҗбүрбез.
– Сөт, икмәк буенча да озын сроклы килешүләр төзергә кирәк, – диде Николай Титов. – 2 километрда гына сөт комбинаты, ә без аны трейдер аша каядыр тапшырабыз. Тема бик урынлы.
Киңәшмәдә шактый мәсьәләләр күтәрелде. Район башлыгы Илшат Нуриев авырдан барган хуҗалык җитәкчеләренең дә хәлләрен сорашты. Семинар-киңәшмәдән соң Николай Титов Арча сөт комбинатына юл тотты.
Румия Надршина