VII Республикакүләм Тукай укулары

2018 елның 13 апреле, җомга

                                      VII Республикакүләм Тукай укулары

Габдулла Тукайның 132 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы  Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан VII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.

12 нче апрель көнне  узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән   килгән 64 укучының, 54 укытучының эше тыңланды. Укучыларыбыз  5 төрле, укытучыларыбыз 3 төрле номинациядә үзләренең хезмәтләрен якладылар: “Габдулла Тукайның Җаек чоры иҗаты”, “Габдулла Тукайның Казан  чоры иҗаты”, “Казаныбызда яшәгән бөек шәхесләр”, “Габдулла Тукай турында язылган әдәби әсәр”, “Тылсым көче (Укучылар тарафыннан иҗат ителгән фантастик хикәяләр)”,  “Укыту- тәрбия процессында туган ягым шәхесләрен өйрәнү”, “Татар әдәбиятында аз өйрәнелгән әдипләребез”, “Укытучы- иҗади шәхес (Укытучылар тарафыннан тәрбия темасына язылган хикәяләр)”. Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды.  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Мәгарифне  үстерү институты белгечләре, күренекле журналистлар һәм язучылар, Казандагы Г.Тукай музее, Казанның 1000 еллыгы музее хезмәткәрләре, Арча музейлары хезмәткәрләре катнашында төзелгән жюри укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Җиңүче укучыларга һәм укытучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International