Якутиядән килгән кунаклар

2018 елның 13 апреле, җомга

Якутиядән килгән кунаклар

2018 нче елның 12 нче апрелендә Арча муниципаль районына Саха Республикасының Вилюй районыннан делегация килде. Делегация составында администрация, мәгариф идарәсе вәкилләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре бар иде. Кунаклар Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә, Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Арча 4 нче номерлы балалар бакчасы – Үсеш үзәгендә булдылар.

Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә кунаклар белән түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәрелде, кунаклар тәҗрибә уртаклаштылар. Очрашудан булган күзәтүләргә нәтиҗәләр ясалды. Очрашу Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукай музеенда төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International