“Шушы яктан, шушы туфрактан без”

2018 елның 13 апреле, җомга

Бөек Ватан сугышы ветераны Р.У.Халитов исемендәге II  районара “Шушы яктан, шушы туфрактан без” укучылар фәнни-гамәли конференциясе

  13 апрель көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Р.У.Халитов исемендәге II  районара “Шушы яктан, шушы туфрактан без” укучылар фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциянең беренче этабына 121 эш килде, шуларның 90-ы икенче этапка тәкъдим ителде. Конференциянең масштабы елдан-ел киңәя бара. Быелгы чарада Арча, Әтнә, Теләче, Кукмара, Биектау районы укучылары катнашты.  

      Конференциядә 7 секция эшләде, шуларның дүртесендә башлангыч класс укучылары чыгыш ясады. Жюри вазифасын Арча районының күренекле шәхесләре, ветеран-укытучылар, педагоглар башкарды. Конференция эше бик нәтиҗәле булды, чарада тирән эчтәлекле чыгышлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International