14 апрельдә Казанда "Весенние проталины" I Халыкара хор һәм традицион уен коралларында башкару бәйгесе узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылыры һәм укытучылыры уңышлы чыгыш ясады.
"Музыка уен коралларында башкару" (скрипка) номинациясендә Диана Алмаева (укытучысы Вәлиуллина Валентина Валериевна) I дәрәҗә дипломант булды. "Музыка уен коралларында башкару" (фортепиано) номинациясендә Раяна Йосыпова (укытучысы Минһаҗева Ләйлә Мухан кызы) II дәрәҗә, Алия Зиннәтова (укытучысы Баһаветдинова Әлфия Сәлимулла кызы) – III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар. "Музыка уен коралларында башкару" номинациясендә "Ятаган" фольклор уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Гайнетдинов Альберт Салях улы) I дәрәҗә дипломант исемен яулады.