Татар теле буенча БРИ өч дәрәҗәдә оештырылачак: милләте татар булмаган катнашучылар өчен, татар телен база дәрәҗәсендә белүче катнашучылар өчен, татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.
Районда акция Арча шәһәре 3 нче номерлы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды. Акциядә барлыгы 17 әти-әни, җәмәгатьчелек кушылды. Алар 210 минут татар теленнән бирелгән төрле дәрәҗәдәге биремнәрне чиште.