“Гаиләдә татулык, дуслык булсын”

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

“Гаиләдә татулык, дуслык булсын”

Розалия Насыйбуллина быел “Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең зона ярышында җиңеп чыкты. Гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган Розалия ханым соңгы елларда мәдәният, әдәбият өлкәсендә дә үзен танытты. Ул оештырган һәм җитәкләгән “Өммегөлсем” фольклор коллективы ун ел эчендә район гына түгел, республика сәхнәләрен дә гөрләтте, халык коллективы исемен алуга да өмете зур.

Аннан “Гомер тәгәрмәчләре” дигән китабы дөнья күрде. Тынгысыз йөрәкле Розалия ханым әнә шулай лаеклы ялда да тик ята белми, көче, мөмкинлеге барында җәмгыятебезгә үзеннән өлеш кертергә тырыша.

– Мин Иске Йорт кызы. Ташкичүгә эшкә килдем һәм кияүгә чыгып төпләнеп тә калдым. Вожатый да, укытучы да, завуч та булдым, аннан 14 ел Ташкичү мәктәбен җитәкләдем, – ди ул. – Операция кичергәннән соң аякка басу өчен 3-4 ел кирәк булды. Лаеклы ялга чыктым. Шунда мине “Өмет” тернәкләндерү үзәгенә сәнгать җитәкчесе һәм хезмәт терапиясе буенча тәрбияче итеп чакырдылар. Өч ел эшләдем. Кайнанам авырып китеп, ул эшне дә ташларга туры килде. Һәм күңелдә бушлык башланды.

– “Өммегөлсем” шул бушлыкны тулыландыру чарасы булдымы?

– Мин баянда уйнадым, музыкадан да укыттым. Шуңа бу өлкә яхшы таныш. 2008 елда фольклор коллектив оештырырга булдым. Үзебез белгән гореф-гадәтләрне югалтмыйча яшь буынга тапшырып калдырасы килде. Коллективта 15 кеше. Өлкәннәр дә, урта буын кешеләре, яшьләр дә бар. Быел халык коллективы исеменә тәкъдим ителдек.

– Китабыгыз турында да берничә сүз әйтегез инде.

– Мин электән яза идем. Район, республика газеталарында мәкаләләрем басылып килде. Күп әйбер җыелды. Әрәм булмасын, дип бер китапка тупларга булдым. Балаларга да, хезмәттәшләрем, авылдашларыма да истәлек булыр, дидем. Ул туып-үскән, хезмәт иткән авылларга, аның кешеләренә, хезмәттәшләремә багыш- ланды. Төп темасы – гаилә мәсьәләсе. Гаиләдә татулык, дуслык турында. Мин үзем 41 ел кайнана белән яшәдем, егерме еллап ике килен белән гомер итәм. Үрнәк гаилә булдык. Яшьләр тату, матур гаилә корсыннар, балалар үстерсеннәр, аларга дөрес тәрбия бирсеннәр – менә минем теләкләрем. Үзем гомер буе байлык артыннан кумадым. Әмма гомер буе кешеләрнең хөрмәтен тоеп яшәдем һәм яшим.

Киләчәккә дә планнары зурдан “Социалис- тик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова турында китап язу өстендә эшлим. Әлегә исемен уйламадым”, – ди ул. Хыялларыгыз тормышка ашсын, Розалия ханым.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International