Укытучы 70 төрле һөнәргә ия

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Укытучы 70 төрле һөнәргә ия

Укытучыларның осталыгына сокланырлык! Алар балаларга белем бирүдән тыш, нинди генә бәйгеләрдә катнашмый?! Һәм җиңәләр дә!

“Сезнең балалар белән шөгыльләнергә вакытыгыз каламы соң?” – дип сорагач, “Азрак йок- ларга туры килә. Без бәйгеләрдә нәкъ менә шул балалар уңышлары белән җиңәбез, ләбаса!” – диләр.

Шушмабаш мәктәбенең физика укытучысы, “Оста мөгаллим” республика гранты иясе Рәмлә Нуриева “Хәтер” сайты оештыр- ган. Ул балалар белән бергә Шушмабаш һәм күрше-тирәдәге Шекә, Илдус, Үгез-Елга, Носы авылларының сугыш һәм тыл ветераннары турындагы мәгълүматларны туплый. Быел аларның “Хәтер” сайты республикакүләм “Җәлил укулары” бәйгесендә җиңү яулады. Әле кайчан гына алар хәбәрсез югалганнарны эзләп, 18 солдат турында мәгьлүмат алдылар. Дүшәмбе көн Илдус авылыннан сугышчы Газыйм Гариповның сөякләрен туган ягына алып кайтып җирләделәр. Аның турындагы мәгълүматлар да сайтта урын алды. Мәктәптә үткәрелгән “Армия сандыгы” акциясендә балалар дәррәү кузгалып, әби-бабаларының истәлек әйберләрен алып килеп, күргәзмә оештырдылар. Әнә шулай, укытучылар белем һәм тәрбияне бергә бәйләп алып баралар.

Румия ГАРИФҖАНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International