Лилиядән күп нәрсә тора

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Лилиядән күп нәрсә тора

“Курса МТСы” ширкәтендә ясалма орлыкландыручы булып эшләүче Лилия Камалова 5 бала әнисе. Урта Курса авылында яшиләр. Иптәше Ислам механизатор. “Мин Каенсар авылыннан, – дип сөйли Лилия. – Мәктәпне тәмамлаганнан бирле – фермада. Башта сыер саудым, Түбән Курсага кияүгә чыккач, тагын фермага килдем, шушы эшне тәкъдим иттеләр.

Лилия яхшы белгән терлекчелек эшендә җиң сызганып эшкә тотына. Сөтнең һәм итнең турыдан-туры орлыкландыручы эшенә дә бәйле икәнен яхшы белә ул. “Минем карамакта барысы 400 сыер, – ди ул. – Без хуҗалыкта ике орлыкландыручы, хезмәттәшем дә Лилия. Ул Сарай–Чокырча фермасында, мин – Урта Курса фермасында. Узган елгы нәтиҗәләр буенча безнең хуҗалык сөт һәм ит буенча да 1нче урында булды. Бүгенге көндә һәр сыердан уртача 25 килограмм сөт савыла. Бу бик әйбәт күрсәткеч. Савымчыларыбыз да бик тырыш. Бозау алу да әйбәт. Сыерлар берән-сәрән генә кысыр кала. Тулысынча ясалма орлыкландыру белән эшлибез. Ветеринария эшенә дә өйрәндем. Сыерның буазлыгын карыйм, чүбен салырга булышам, укол кадыйм.

 Ел нәтиҗәләрен, Казаннан артистлар чакыртып, өстәлләр артында, бүләкләр алып, матур итеп билгеләп үтәбез. Быел Казаннан җырчы Раяз Фасыйхов төркеме кайтып, бик матур концерт куйды. Шушы көннәрдә савымчыларыбыз КВНда көч сынашты. Бик күңелле булды. Хезмәттәшләребез артист та икән бит безнең! Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов үзе сәхнәгә чыгып бүләкләде. Җәен районда терлекчеләр ярышын оештыралар, анда да бүләксез калмыйбыз. Көзен районда авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләклиләр. Рәхмәт район һәм хуҗалык җитәкчелегенә, хезмәтне күрә һәм бәяли беләләр”.

Румия САТТАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International