Безнең яшьләр сәләтле

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Безнең яшьләр сәләтле

Район җирендә генә түгел, авылларыбызда да сокланып, үрнәк алып яшәрлек гүзәл затларыбыз күп. Яшь булуларына карамастан, Арча кызлары тормышның һәр яңалыгын үзләштереп, талантларын эшкә җигә.

Алар авыл хуҗалыгында да, бизнеста да, дәүләт эшендә дә, машина да иярлиләр, җитәкче урыннарны да билиләр. Еш кына аларга, авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, медицина һ.б. өлкәләрендәге конкурсларда катнашып үзләрен сынау мөмкинлеге тудырыла.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район Мәдәният йортында район тарихында тәүге тапкыр узган “Арча гүзәле” бәйгесендә катнашкан сылулар берничә сәгать эчендә генә ачып салды бу хакыйкатьне. Арча сәхнәсенә чыгарга батырчылык иткәннәре күп булмаса да, җөрьәт итмичә калганнары ничаклыдыр! Алары да һичшиксез киләсе елларга сәхнәне балкытыр.

Ә шул бәйгедә Арча кызы Йолдыз Салихова санаулы минутлар эчендә сәхнәдә, тамашачы алдында Тукайның портретын ясап шаккатырды! Менә ул сәләт! Әлбәттә, һәркем кай якка да булса талантлы, ләкин янәшәңдә шул сәләтеңне үстерергә ярдәм итүчеләр табылмаса, хыялларыңны тормышка ашырып булмый. Банкта эшләүче Йолдыз буш вакытларында пумаласын кулына алып күңелен ял иттерергә ярата икән. Кем белә, бәлки бу шөгыле, сәләте аңа алдагы көннәрендә бизнес өлкәсенә атларга да ярдәм итәр. Чөнки заманасы шундый. Йолдызның сәләтен республика тамашачысы да күрде – Казанда якташлар очрашуында Тинчурин сәхнәсендә дә пумаласына һәм рухи халәтенә ирек биреп, Тукай протретын тагын сурәтләде ул.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International