Ветераннарны котлыйбыз!
Безнең районда 90, 95 һәм 100 яшь тулганнарны котлау матур бер гадәткә керде. Район башлыгы Илшат Нуриев юбилярларны котларга үзе барырга тырыша. Ул ветераннарга Россия Президенты В. Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшыра. Район башлыгы урынбасары Любовь Осина да ветераннар янында еш була, аларның хәлләрен сорашып сөйләшеп утыра. Юбилярларның туган көнендә шулай ук район социаль яклау бүлеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары бүләкләр белән киләләр.
Әле менә яңа гына Яңа Кенәрдә яшәүче Разыя апа Вафинага 90 яшь тулды. Шул уңайдан район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Азат Сөләйманов юбилярны котлады һәм Президент Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Яңа Кенәр авыл җирлегеннән дә бүләкләр белән килделәр. Юбилярның балалары, оныклары җыелган иде.
Разыя апаның хәлләрен сорашып сөйләшеп утыр-дык. Тормышына шөкер итә. Иске Кенәр авылында туып-үскән. Яңа Кенәр егете Габделмаликка кияүгә чыккан. Ире гомере буе механизатор булып эшләгән. Сугыш ветераны. Мәрхүм инде. 1970нче елларны бергә-бергә йорт салып чыгалар. Габделмалик абыйның кулы эшкә ятып тора. Агач эшен дә белә. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Ә Разыя апа азык-төлек комбинатында, промкомбинатта эшләгән. Комбинатта шәл бәйләдем, ди. Яшүсмер чоры иң авыр сугыш елларына туры килгән. Тормышына шөкер итә. Телевизор карыйм, газеталар укыйм, ди. Үз аягында йөреп тора. Без Разыя апага авыртмыйча, балалар бәхете белән яшәвен телибез.
Румия Гарифҗанова