Биредә яңа тормыш башлана...

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Биредә яңа тормыш башлана...

Җомга көн иртәсендә Чулпан Панцырева икенче улын тапты. Төштән соң без аның хәлен белдек. “Хәлем яхшы, – дип елмайды ул. – Икенчесе дә малай булсын дип теләгән идем. Олысына 1 яшь тә 9 ай гына әле. Икесе бергә уйнап үсәрләр”.

Чулпанга әле 22 генә яшь. Казанга бала табарга барасы булмады, дип сөенә. Чөнки район үзәк хастаханәсенең бала табу бүлеге төзекләндерелгән вакытта ябылып торды. Март башыннан Арчаның бала табу бүлеге яңадан эшли башлады. Аны инде бүген танымыйсың. Идәне, стенасы, түшәме, суы, канализациясе, электр челтәре, җылылык системасы – бар да өр-яңадан эшләнгән. 1, 2, 3 кешелек палаталар. Һәркайсында бәдрәф, җылы су. Теләсәң, юынып чыгарга душлары бар. Һәркайда чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә. Яңа җиһазлар да кайтасы бар икән әле! “Бүлмәдә җылы, – диләр әниләр. – Кирәк вакытта җылылыкны үзебез ачып-кысып куябыз”.

Яңа гына Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков кайтып киткән. Ныклап төзекләндерелгән бала табу бүлегендә дә булган ул.

– Яңа министр безнең хезмәтне яхшы аңлый, килеп керүгә бала таптыру бүлмәсен күрсәтегез, диде. Һәм бик ошатты, – дип сөйләде акушер-физиология бүлеге мөдире Раушания Хәсәнова. – Үзегез күрәсез, алар бездә өчәү. Бала таптыру һәм яңа туган баланы кабул итеп алу өчен нәрсә кирәк – бар да бар.

Функциональ карават, кирәкле гинекология инструментлары, үпкәне ясалма эшләтү аппараты, корсактагы баланың йөрәк эшчәнлеген тикшерүче КТГ (кардиотокография), җылытылган аслы бала төрү өстәле... – барлык мөмкинлекләр дә җитәрлек.

– Йөклелек вакытында һәм бала тапканда шәһәр (Казан, Мәскәү һ.б.) хатын-кызлары нинди медицина тикшерүе һәм ярдәме үтсә, безнең хатын-кызларыбызга да шул хезмәтләр күрсәтелә, – ди монда эшләүчеләр. – Кадрлар җитәрлек. Югары категорияле табиб-акушер-гинеколог- лар эшли. Элек гадәттә акушер-шәфкать туташы күзәтчелегендә бала тапсалар, хәзер бу процесс төнләме-көндезме табиб-акушер һәм табиб-неонатолог катнашында үтә.

2013 елдан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының “Акушерлык һәм гинекология” өлкәсе буенча медицина ярдәме күрсәтү тәртибен кертү турында”гы маршрутлаштыру приказы тормышка ашырыла.

– “Маршрутлаштыру” приказы чыгуы бик әйбәт булды, – дип сөйли Раушания Яхиевна. – Без хәзер “проблемалы” ананы югарырак категорияле Казан бала таптыру учреждениесенә җибәрү өчен бернинди каршылыксыз реамобиль белән озатабыз. Элек сәгатьләр буе Казан белән “алыгыз инде, зинһар” дип, сөйләшүләр алып бара идек. Гадәттә 40 яшьтән узганнар, йөрәге авырту, югары кан басымлы һ.б. җитди сәбәпләр булган аналар Казанга озатыла.

...Бар җиһан тын калган. Ана белән бала палатасына кояш нурларын чәчепме чәчә. Йөзендә кояш нурлары уйнаган яшь ана сабыен: “Җимешем...” – дип күкрәгенә кыса. Бала да аңлый кебек. Яңа тормыш башлануы әнә шушыдыр инде... Күз генә тия күрмәсен!

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International