Тамчы-шоу интеллектуаль уены

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Тамчы-шоу интеллектуаль уены

        Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә күренекле шагыйрь  Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу  уңаеннан  районкүләм “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үткәрелде. Уенда Ашытбаш һәм Яңа Кырлай урта мәктәбе командалары көч сынашты.”Тукай оныклары” һәм “Тукай варислары “ командалары Габдулла  Тукайның тормыш юлы, биографиясе, иҗаты буенча үзләренең белемнәрен сынадылар. Киеренке көрәштә Ашытбаш урта мәктәбе укучылары җиңү яулады. Җиңүчеләрне Арча мәгариф идарәсенең милли мәгариф өчен җаваплы методисты Мустафина Энҗе  Габдулатҗановна    котлады, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International