Өр-яңа йолдызлар күккә сибелде

2018 елның 20 апреле, җомга

Өр-яңа йолдызлар күккә сибелде

Районның барлык авылы, алай гынамы, барлык урамы быел аякка басты: һәрбер урам диярлек концерт куйды. Алар “Җир бизәге туган авылым белән мактанырлык минем хакым бар” дигән исем астында үтте.

Бу концертларда олысы-кечесе, яше-карты, баласы-чагасы, кунакка кайтканнар, дуслары, туганнары – бар да катнашты. Җыр, бию, нәфис сүз, скетчлар – программада бар да бар иде. Моннан тыш, авыл тарихын чагылдырган видеофильмнар да әзерләгәннәр.

Концертлар берничә турда үтте. Башта авылларында, анда сайлап алынган иң яхшы номерлар үзәк авыл мәдәният учреждениесе сәхнәсенә чыкты. Биредә Арча район Мәдәният йорты методистларыннан торган жюри аларга бәя бирде.

Узган атнада аларның да иң яхшылары Гала-концертта Арча тамашачысы каршына чыкты. Жюрига да сайлау бик авыр булган, күрәсең, биредә дә чыгыш ясаучылар бик күп булды. Моны аңларга да була, һәрберсе үзенчә тырыша, җиңү өчен көрәшә. Юк вакытларын бар итеп кыюлыклары җитеп сәхнәгә чыгулары үзе үк җиңүгә тиң. Араларында беренче тапкыр микрофон тотканнары да бар бит.

– Бүгенге концертта татар эстрадасы артистлары Салават, Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Филүс Каһиров – берсе дә булмаячак. Чөнки без сезнең белән бергәләп өр-яңа йолдызлар ачарбыз! Районыбызның төрле авылларыннан җырга-моңга, сәнгатькә гашыйкларны зур сәхнәгә алып чыгабыз һәм аларны халыкка танытабыз! – дип башладылар алып баручылар концертны.

Аннан инде бер-бер артлы биюләр китте, җырлар агылды. Тамашачы барысын да көчле алкышлар белән каршы алды. Бәйге булгач, җиңүче булырга тиеш бит инде. Кемнәр дисезме? Беренче урынны Шушмабашның Тукай урамы үзешчәннәре алды, икенче – Яңа Кишет, өченче урында Югары Пошалым үзешчәннәре. Аерым номерларны санап китү мөмкин түгел. Берсен алып, берсен язмый калдырасы да килми. Аларның барысына да – булдырдыгыз диясе килә.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International