Ындыр табагына моң таралды

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Ындыр табагына моң таралды

Басуларда эш гөрли, комбайннар тавышы еракларга тарала, машиналар тыз–быз ашлык ташый, ындыр табакларында тау булып көшелләр пәйда була. Авыл халкының эштән тын да алырга җае булмаган көннәр бу. Әмма җыр, моң өчен күп вакыт кирәкми. Ул хезмәт шавы белән бергә күңелләрдә туа, мул уңыш алу шатлыгы үзе җыр булып йөрәктән бәреп чыга.

Хезмәт һәм җыр бер–берсе белән янәшә йөри. Җырлап яшәргә һәм эшли–эшли җырларга кирәк. Шуны күздә тотып, Арча Мәдәният йорты каршындагы Татарстанның атказанган мәдәният хемәткәре Расих Галимҗанов җитәкчелегендә агитбригада үзенең эшен башлап җибәрде. Беренче булып ул концерт белән Наласа авылындагы ындыр табагында тукталды. 

– Без ел да агитбригада белән басуларга, ындыр табакларына йөрибез, авыл хезмәтчәннәренең бераз булса да күңелләрен күрәбез, ял иттерәбез, – диде Расих Галимҗанов. – Беренче тукталышыбыз Наласа булса, алдагы көннәрдә башка авылларга чыгуны да планлаштырабыз.

Артистлар килгәндә ындыр табагында эш гөрли иде. Ишегалдында өелеп торган сап–сары ашлык күзләрне камаштыра, күктә балкыган кояш күңелләрне шатландыра. Көннәрне генә бирсен дә, вакытында ашлыкны югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын.

– Ике смена эшлибез. Бер минутка да эш тукталып тормый. Сортларга аеручы ике, ашлык киптерүче бер (Америкада эшләнгән) агрегат бар. Сәгатенә 50 тонна ашлык киптерә ул. Көнгә мең тоннага якын ашлык кайта. Киптереп бетереп, складларга вакытында кертеп барабыз. Моннан тыш “ОЗФ–80” симәнә калибрлый торган агрегат эшләнеп бетеп килә, – диде ындыр табагы мөдире Рафил Шакиров.

Рафил үзе биредә алты елдан артык. Һәрнәрсәнең рәтен, кешеләрнең кадерен белә.

– Ашлык киптерү агрегатында эшләүчеләргә рәхмәттән башка сүзем юк. Пенсия яшендә булса да, Рәфыйк Хөснетдинов әле дә сафта. Илнур Сираҗиевның да тәҗрибәсе зур. Марат Галимҗанов белән Рәдис Сөләйманов та бик тырышлар. Ике сменага бүленеп эшлиләр, тоткарлык тудырмыйлар, – диде ул үз кул астындагыларны мактап. – Хатын–кызларыбыз турында да бары уңай фикерләр генә әйтә алам. Люция Закирова, Фәния Сираҗиева, Рамилә Сибгатуллина өчәү генә булсалар да, барысына да өлгерәләр, чис- тартып, җыештырып торалар.

Беразга гына агрегатларын, тракторларын сүндереп, склад янына, күләгәгә елышты ындыр табагы хезмәтчәннәре. Көн кичкә таба авышып, хәйран арырга өлгергән булсалар да, җыр яңгырауга дәртләнеп киттеләр, арганнарын да онытып, үзешчән җырчылар Расих Галимҗанов белән Рилә Абдрахманова чыгышларын тыңладылар, кушылып җырладылар да. Оператор Данис Нурмөхәммәтов тавышны шундый итеп көйләгән иде, моң әллә кайларга кадәр таралды.

... Әмма авыл кешесенең озаклап ял итеп утырырга вакыты тар. Әнә тагын “КамАЗ” машинасы белән ашлык кайтты. Бар да үз урыннарына таралды. Хатын–кызлар да кулларына себеркеләрен алып, эшкә тотынды. Киптерү агрегаты да, трактор да кабынды. Артистлар китәргә дә өлгермәде, ындыр табагында яңадан кызу темпта эш башланды.

Гөлсинә Зәкиева    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International