«Ат көне»

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

«Ат көне»

15 сентябрь 2018 ел Татарстан Республикасы Арча районы Яңа Кырлай авылында Ат көненә багышланган атлы спорт ярышлары уздырыла.

Ярышлар 11 сәгатьтә башлана.

Ярышлар программасында:

1. 40 км.га ат чабышы (төбәкнеке). Приз фонды – 200000 сум.

2. 80 км.га ат чабышы (төбәкнеке). Приз фонды – 200000 сум.

3. 80 км.га ат чабышлары (халыкара яшьүсмерләр һәм өлкән җайдаклар өчен). Приз фонды – һәр старт өчен 200әр мең сум.

4. 120 км.га ат чабышлары (халыкара яшьүсмерләр һәм өлкәннәр өчен). Приз фонды – һәр старт өчен 200әр мең сум.

5. Чиста токымлы атлар узышы. Приз фонды – 80000 сум.

6. Ярымчиста токымлы атлар узышы. Приз фонды – 80000 сум.

7. Җирле токымлы атлар өчен «Авыл егетләре» узышы. Приз фонды – 80000 сум.

8. Татар токымлы атлар узышы. Приз фонды – 80000 сум.

9. Атны арбага җигү буенча «Иң җитез йөкче» конкурсы. Приз фонды – 100000 сум.

10. Иң матур арбага (амунициягә, арбага, тарантаска) конкурс. Приз фонды – 10 иң яхшыга

10ар мең сум.

11. Ат дагалау буенча осталык классы.

Барлык теләүчеләрне ярышларга чакырабыз. Гаризалар 13 сентябрьнең 12 сәгатенә кадәр 279-29-20, 279-29-77 (88), 221-76-43 телефоннары буенча кабул ителә.

Факс – 279-29-76 (автомат).

e-mail:fkksrt@bk.ru

Программада атлы спорт ярышларыннан тыш концерт, Казан шәһәренең балалар ат спорты мәктәбе чыгышы, күчмә сәүдә, авыл хуҗалыгы ярминкәсе, кайнар туклану.

Ял итәргә, концерт-тамаша карарга, атларны күзәтергә, көнегезне кызыклы һәм файдалы үткәрергә теләсәгез, балаларыгызны алып бөтен гаиләгез белән бу көнне Яңа Кырлайга рәхим итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International