Утар Аты авыл җирлеге башлыгы вафат…

2018 елның 7 декабре, җомга

Утар Аты авыл җирлеге башлыгы вафат…

Бүген Казанда ТР муниципаль хезмәткәрләренең спартакидасы кысаларында бадминтон уйнаганда Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллин үзен начар хис итә. Ярышларда дежур торучы «ашыгыч ярдәм» бригадасы аны республика клиник хастаханәсенә алып китә. Йөрәк-кан тамырлары системасында тайпылышлар булу сәбәпле, ашыгыч рәвештә операция ясарга уйлыйлар, тик өлгермиләр…

Илгиз Гайнуллинга шушы айда 53 яшь туласы иде…

Урыны оҗмахта булсын. Якыннарына авыр кайгыны күтәрергә Аллаһы Тәгалә сабырлык, сәламәтлек бирсен.

Илгиз Ильяс улы озак еллар бөек якташыбыз Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылында мәктәп директоры булып эшләде. Бу елларда ул төрле каршылыкларга карамастан, авылда мәктәпне саклап калу өчен зур көч куйды. Соңгы елны ул Утар Аты авыл җирлеген җитәкләде. Монда да  халыкның ихтирамын яулап, кешеләр белән аңлашып, күп мәсьәләләрне уңай хәл итә алды. Җитәкчеләр дә аны хөрмәт итәләр иде. Район халкы исеменнән туганнарының, тормыш иптәше Суфия ханымның, кызларының, кияүләренең тирән кайгысын уртаклашабыз.. Урының җәннәт түрләрендә булсын…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International