Балаларыбызга игътибарлы булыйк!

2012 елның 4 мае, җомга
Балаларыбызга игътибарлы булыйк!
А.С.Макаренко гаиләдә балаларны тәрбияләүгә багышланган лекцияләрендә болай дип язган: “Балаларга тәрбия бирү —тормышыбызның мөһим өлкәсе. Безнең балалар — илебезнең булачак гражданнары...Алар менә дигән гражданнар булып үсәргә тиеш. Дөрес тәрбия бирү — ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү — булачак кайгыларыбыз, безнең башка кешеләр алдында кылган гаебебез”.
Тәрбия баланың беренче көненнән үк башлана. Тормыш раслаганча, кеше гамәлләренең әхлакый сыйфатларына бик яшьли нигез салына. Гаделлек, оешканлык, хезмәт сөючәнлек, кыюлык кебек уңай сыйфатлар яшьтән үк әхлакый гадәтләр буларак тәрбияләнгәндә генә кешенең гомерлек юлдашына әйләнәчәк. Дөрес, хәзерге заманда тормыш бик кызу, интенсив темпта уза. Эшкә барабыз, кайткач, өйдәге вазифаларны башкарып чыкканчы кичнең җиткәнен сизми дә каласың. Ә безнең балалар һәрдаим әти-әни игътибарына, яратуына һәм кайгыртуына мохтаҗ. “Бар мультфильм, кино карый тор”, яки “Компьютерда уеннар бетмәгәндер әле”, — дип кенә балага тәрбия биреп булмый.
Эш арасында булса да, мәктәпкәчә балалар белән ниләр эшләп, нәрсәләр белән шөгыльләнеп була соң? Түбәндә, кичке аш әзерләгән арада да, уйнап булырдай берничә уен тәкъдим итәсем килә.
Сез аш бүлмәсендә кибеттән алып кайткан про-дуктларны бушатасыз, ә балагызга түбәндәге биремнәрне тәкъдим итеп була:
— “Р” авазы бу продуктларның кайсында “яши”? Әгәр бала кыенсынып калса, аңа сораулар биреп ярдәм итәбез. Бәрәңге яки кәбестәдәме? Алмада яки персиктамы? Карбыз яки кавындамы? Суган яки кыярдамы? Һ.б.
— Кайсы сүзләрдә “л” авазы бар? (Тәлинкә, өстәл, шүрлек һ.б.) Нәрсәне пешерми дә ашап була? Синең өчен иң тәмле ризык нәрсә?
Шулай ук «Саныйбыз һәм тезәбез» уенын уйнарга: бала белән бергә саный-саный өстәлгә тәлинкәләр, чәнечке һәм кашыклар тезәргә була. Бу уен саннарны кабатлау өчен менә дигән шөгыль булачак.
Әгәр баланың сөйләм телен үстерәсегез килә икән, аның белән бергәләп төрле уйдырма әкиятләр уйлап чыгарудан да яхшысы юк. Мәсәлән, “Иске кәстрүл турында әкият”, “Банан кайда яшәгән?” һ.б. Бу әкиятләрнең бер җөмләсен сез, ә икенче җөмләне бала уйлап әйтсә, әкиятләр тагын да кызык һәм мавыктыргыч булачак. Бала читенсенеп калса, әлбәттә, аңа сораулар биреп ярдәм итәргә онытмагыз.
“Тәмле сүз” уены да баланың сөйләм телен үстерергә, фикерләү сәләтен арттырырга ярдәм итә. Бу уенны ничек уйнарга соң? Балагыз белән чиратлап, “тәмле” сүз әйтеп, бер-берегезнең учына “куеп” барыгыз. Шулай ук сүз “баллы”, “кайнар”, “пешкән”, “үскән” дә булырга мөмкин.
Сүзләргә хәтта “ауга да чыгарга” була. Мәсәлән, борщ ашыннан ниләр “аулап алырга” мөмкин? (Бәрәңге, чөгендер, суган һ.б.) Ә винегреттан? Кухня шкафыннан?..
Шулай ук кичләрен бергәләп китап уку, рәсем ясау, төсле кәгазьләрдән аппликация ябыштыру да балаларның күңеленә бик хуш киләчәк.
Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыбызга вакыт табарга тырышыйк. Балачак ул кабатланмас чор. Нәкъ менә шул вакытта баланың күңеленә кешелеклелек сыйфатларының орлыклары салына, кечкенә шәхес формалаша башлый. Ә безнең балалар белән үткәргән вакытыбыз, алар белән бергәләп шөгыльләнүебез бары тик һәрьяклап үсеш алган, камил, интеллектуаль шәхес үстерүгә ярдәм итә. Уңышлар сезгә!
Гөлназ СӘГЫЙТОВА,
“Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International