Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Карантин үсемлекләргә каршы көрәш
2012 елның 4 мае, җомга
Карантин үсемлекләргә каршы көрәш
Газета укучыларыбызга Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча фитосанитар күзәтү бүлеге дәүләт инспекторы Мөдәрис Фәттахов белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.
— Мөдәрис Габделхәевич, соңгы вакытларда ка-рантин үсемлекләрнең зыяны турында еш әйтелә. Нинди карантин үсемлекләр безнең район чикләренә якынлашты?
— Беренче карашка карантин үсемлекләр бездә бервакытта да үрчемәс кебек иде. Ләкин алар әкренләп безнең чикләргә якынлаша. 2008 елдагы контроль тикшерү вакытында “Шәмәрдән икмәк кабул итү пункты” һәм “Арча элеваторы” җәмгыятьләрендә әрем яфраклы һәм өч бүлемле амброзия, шул ук елны Үрнәктә биш хуҗалыкта алтынсыман бәрәңге нематодасы табылды. Әлеге мәгълүматлар карантин чүп үләннәренең Арча районында тарала башлавын күрсәтә. Табигать шартларының үзгәреп торуы карантин чүп үләннәре һәм зыянлы организмнарның таралуы өчен уңай йогынты ясый. 1972 елга кадәр колорадо коңгызы безнең өчен экзотик бөҗәк кенә булып санала иде, ләкин бүгенге көндә ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм халык өчен чын афәткә әйләнде. Аның белән көрәшкә миллион сумнар тотыла, агу–химикатлар безнең азык рационыбызга тискәре йогынты ясый.
— Халыкка дача участокларын, бакчаларын ничек сакларга, нинди чаралар кулланырга кирәк?
— Карантин чүп үләннәрдән сакланыр өчен бакчаларын чиста тотарга, вакытында чүп үләннәрдән арындырырга кирәк. Гади һәм карантин чүп үләннәре орлыктан һәм вегетатив рәвештә тарала. Көз көне кырау алдыннан туфракны 25–30 см тирәнлектә эшкәртү яхшы нәтиҗәләр бирә. Әгәр дә участок карантин чүп үләне яки корткычлар белән зарарланган икән, аны үз көчең белән генә бетереп булмый. Бу очракта “Татарская МВЛ” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең корткычларга каршы көрәшү отрядына мөрәҗәгать итәргә була.
— Хәзерге вакытта бәрәңгенең нинди сортларын утырту файдалы?
— Бәрәңге авыруларга тиз бирешүчән. Фитофтора, фузариоз, алтынсыман бәрәңге нематодасы — бу бәрәңге авыруларының берничәсе генә. Нематодага каршы тора торган бәрәңге сортлары да бар, ләкин алар фузариоз яки фитофторага тиз бирешүчән. “Удача” сорты фитофторага, “Жуковский ранний”, “Лукьяновский”, “Малиновка”, “Россиянка” нематодага чыдам.
— Мөдәрис Габделхәевич, фермер хуҗалыкларында, мәктәп яны участокларында бәрәңге һәм яшелчә үстерүдә агротехника таләпләрен үтәү буенча сез нинди киңәшләр бирәсез.
— Бәрәңге үстерү беренче карашка гына бик гади тоела. Ләкин моның өчен бәрәңгенең сортын дөрес итеп сайларга, вакытында утыртырга, чүп үләннәре, корткычлар һәм фитофторага каршы агротехник чаралар үткәрергә кирәк. Гербицидларны белгечләр киңәше буенча гына кулланырга. Дозасын арттыру тискәре йогынты ясый. Конфидор–экстра, моспилан, регент колорадо коңгызына каршы эффектлы препаратлардан санала. Әгәр бәрәңгене яңа участокка утырту мөмкинлеге булса, чәчү әйләнешен берьеллык һәм күпьеллык үләннәр кулланып эшләргә кирәк. Мондый агротехник чаралар алтынсыман бәрәңге нематодасы һәм каты кортка (проволочник) каршы көрәштә әйбәт нәтиҗәләр бирә. Карантин чүп үләннәргә каршы көрәш күп чыгымнар сорый, шуның өчен иң яхшысы авыру йоктырган утырту материалы, орлыкның үтеп керүен булдырмаска, карантин фитосанитария зонасыннан орлык керсә, Россельхознадзор идарәсе белгечләре белән киңәшләшергә кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен Кукмарадагы телефон: (884364)29484.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз