Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мәңгелек иҗат дәрьясы
2012 елның 4 мае, җомга
Мәңгелек иҗат дәрьясы
Габдулла Тукай тормышыбызда елдан–ел зуррак урын ала. Аның иҗатына багышланган чаралар матур традициягә әверелә. Бөек шагыйрьнең 126 еллыгын да Тукай якташлары, милли рухлы шәхесләребез югары дәрәҗәдә билгеләп үтте. Мәктәпләрдә, мәдәният учреждениеләрендә берсеннән–берсе күңелле, кызыклы һәм матур чаралар үткәрелде.
22 апрель көнне Арча Укучылар сараена 29 районнан 200гә якын иң актив бала җыелды. Биредә “Туган як серләре” дигән республика экспедициясе үткәрелде. Бөек шагыйрь туган көне уңаеннан әлеге “Тукай эзләреннән җәяүле сәяхәт” быел 18нче тапкыр уздырылды. Кунаклар Арчадагы әдәбият һәм сәнгать, “Казан арты” тарих–этнография музейларында булдылар, шәһәр белән таныштылар, аннан Яңа Кырлайга юл тоттылар. Анда Нәүрүз бәйрәмендә катнаштылар, Габдулла Тукай музеенда булдылар, кичен кунаклар үзләре дә Яңа Кырлай мәктәбе укучылары белән берлектә “Иң яхшы вожатый” дигән республикакүләм бәйге оештырдылар. Икенче көнне экспедициядә катнашучылар Кушлавычка юл алган. Анда балалар Тукай музеенда булганнар, зиратка барып шагыйрьнең әтисе каберенә чәчәкләр куйганнар, мәчетне караганнар. Шунда экспедициягә йомгак ясалган.
Арча үзәк китапханәсе каршындагы “Яшәү яме” ветераннар клубы (җитәкчесе өлкән китапханәче Әлфия Галимова) әгъзалары шигъри кичә үткәрде. Башта шагыйрь иҗатына кыскача күзәтү ясалды, аннан “Тукай” дигән нәфис фильм карадылар, Минһаҗ Кашапов, Факия Шәрәфетдинова, Роза Шәйхетдинова, Майфәрваз Миннебаева, Ләйсән Зарипова, Гайшә Якупова үзләре иҗат иткән, Гөлфия Исламова, Флера Гатауллина, Гайшә Якупова шагыйрь иҗатыннан шигырьләр укыдылар, Фатыйма Шаһиева җырлады, Халидә Фәйзрахманова бәйрәм белән котлап чыгыш ясады. Соңыннан Гаяз Сафин, курайда уйнап, “Туган тел”не җырлатты. Кичә ахырында Әлфия Галимова ветераннарга китаплар бүләк итте.
Яңа Кенәр китапханәсе дә бу көннәрдә гөрләп торган. Биредә Яңа Кенәр лицееның өченче сыйныф укучылары белән “Тукай – мәңге сүнмәс йолдыз” дигән әдәби–музыкаль, унынчы сыйныф укучылары белән “Тукай белән янәшә” дип исемләнгән портрет–кичә үткәрелгән. Балалар татар халкының мәңге яшь шагыйре Г.Тукай тормышы, иҗатына багышланган викторинада актив катнашканнар, аның шигырьләрен укыганнар. Соңыннан Яңа Кенәр мәдәният йорты каршындагы Тукай паркындагы әкият геройлары сыннары янында фоторәсемгә төшкәннәр.
Өчиледә Габдулла Тукайның туган көнен быел да зурлап билгеләп үткәннәр. Өчиле мәктәбендә әлеге истәлекле көн уңаеннан атналык уздырылган. Шигырь укучылар, рәсем ясаучылар, инша язучылар аерым–аерым көч сынашкан. Илгиз Зыятов Тукай шигырен иң оста укучы, Сөмбел Вәлиева иң матур инша авторы дип табылган, ә яшь рәссамнар арасында беренче урынны Дилә Зыятова, Ландыш Мөхәммәтҗанова алган. Ландыш Тукайга багышлап үзе язган шигыре белән дә куандырган. Китапханәче Гөлнара Вәлиева “Син Тукайны беләсеңме?” дигән викторина, Айрат Зыятов “И мөкатдәс моңлы сазым” дигән әдәби–музыкаль кичә үткәргән, Ләйсән Шакирова 5нче сыйныф укучылары яр-дәме белән Тукай әкияте геройларын сәхнәгә чыгарган. Ветеран укытучы Фәрхат Зыятов та мәктәпкә кунакка килгән, Тукай шигырьләрен укыган.
Арча яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге “Арча — Кырлай” маршруты буенча җиңел атлетика эстафетасы үткәргән. Анда “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм педагогика көллиятеннән дүрт команда катнашкан. Көллиятнең беренче командасы беренче урынны алган.
Яңа Кырлай мәдәният йортында шагыйрь туган көн уңаеннан “Кырлайда кунакта” (рәсемдә) дигән әкияти роман буенча эшләнгән театральләштерелгән тамаша куелган. Авторы — Арча кызы Гөлүсә Яһудина.
— Мин Арчаның өченче мәктәбендә укыдым. Кечкенәдән шигырьләр, чәчмә әсәрләр яздым. Бу юнәлештә китмәсәм дә, шөгылемне ташламадым. “Күңелемдә татар рухы” исемле шигырьләр китабым, “Шәһри Болгар. ru” исемле тарихи романым дөнья күрде. Өченче китабымны Тукайга багышладым, — ди Гөлүсә.
Ул, анда Тукайның барлык әкият геройларын бергә җыеп, тәрбияви мәгънәгә ия әсәр тудырган. Монда татар халкының гореф–гадәтләрен саклау, мохтаҗларга ярдәм итү, күңел чисталыгы кебек мәсьәләләр күтәрелгән.
— Театральләштерелгән тамашада Арча мәктәпләре укучылары, педагогика көллияте студентлары катнашты. Оештыру эшләрендә булышкан өчен Арча мәдәният идарәсе, Г.Тукай мемориаль музее җитәкчеләренә, режиссер Рафис Сәләхетдиновка рәхмәтем зур, — ди автор.
Хәзерге вакытта Гөлүсә Яһудина махсус “Җидегән чишмә” Арча халык театры өчен “Ирләр дә елый” дигән драма язу өстендә эшли.
Тукай, туган телне төп тема итеп алып, шигырьләр иҗат итүче каләм осталарыбыз да бар. Арчаның 5нче гимназиясеннән Зөһрә Камалова “Тукай теле”, “Тукайга” дигән шигырьләрен редакциягә юллаган.
“Гасыр елгасы акса да,
Тукай безнең хәтердә.
Мең яшәрсең, Бөек Кеше
Халкыңның күңелендә”, — дип яза Зөһрә.
Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтовның “Яшә, хәтер” дигән шигыре дә шагыйрь рухы белән сугарылган.
“Еллар үткән саен, шөкер, киресенчә,
Яратыбрак укый кебек сине халкыбыз.
Тукай дигән бөек исемең онытырга
Бер мыскал да юктыр хакыбыз”, — ди ул.
Шундый милли җанлы шәхесләребез булганда Тукай рухы яшәр, буыннан–буынга күчәр. Тукай рухы ул — мәңгелек иҗат дәрьясы.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз