Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Дым барында чәчеп кал
2012 елның 4 мае, җомга
Дым барында чәчеп кал (фото)
Быел язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләр өчен “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе политсовет секретаре Алмас Назировның Рәхмәт хаты, акчалата премия һәм вымпелга иң беренче булып “Ак Барс–агро” һәм “Курса МТСы” ширкәтләре механизаторлары Яхъя Габидуллин белән Алмаз Әхмәдуллин лаек булды.
Әлеге бүләкләрне бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов тапшырды.
Яхъя Габидуллин районда танылган механизатор. Үзе чәчә, уңышын да үзе җыеп ала. Язын алдынгы тракторчы, көзен иң яхшы комбайн-чылар исемлегендә булыр.
— Быел да сынатырга исәп юк, — ди ул. — Иртүк чыгып, кичке тугызга кадәр эшлибез.
Ширкәтнең баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев әйтүенчә, эшләр көйле бара, тоткарлыклар юк. Механизаторлар тәҗрибәле, техника да сынатырлык түгел. 1592 гектардагы уҗымнар тукландырылган, тырмаланган, зәп һәм пар җирләрен тырмалау төгәлләнеп килә. Бер мең гектарга якын чәчү чәчелгән.
— Терлек азыгы культураларына, яшел конвейер булдыруга аеруча игътибар бирәбез, — ди баш белгеч. — Хәзерге вакытта 4 агрегат чәчә, орлыкларны биологик, микро, химик препаратлар белән эшкәрттек.
“Курса МТСы” басуларында да кызу эш кайный, кайсы якка карасаң да агрегатлар мәш килә, кайсы тырмалый, кайсы культивация ясый, чәчә. Ашлама, орлык чыгаручы машиналар да шунда.
Бригадир Рамил Миң-һаҗевның эш өчен борчылып йөреп тамагы карлыккан, салкын җиле дә үзәкләргә үтәрлек бит. Әмма кәефе күтәренке бригадирның: “Менә туфрак ничек әйбәт килгән — гөл балчыгы кебек”, — дип шатлана, тырыш механизаторларны мактый. Алмаз Әхмәдуллин әнә шул мамыктай туфракка арпа чәчә, бүләкләрне рәхмәт әйтеп алды да, кузгалып китте.
Курсалылар, елдагыча, алдан элдерә. Инде чәчүнең дә яртысын чәчеп куйдылар.
Район хуҗалыкларында 25100 гектардагы уҗымнарның 22656 гектары тукландырылды һәм тырмаланды. 47565 гектарда (план 74330 гектар) зәп һәм пар җирләре тырмаланды. 5917 гектарда (план 66511 гектар) сабан культуралары чәчелде. Бөртекле һәм бөртекле–кузаклы культуралар 37853 гектарда чәчелергә тиеш булып, шуның 4532 гектары чәчелде.
“Курса МТСы”, “Ак Барс–агро”, “Игенче” хуҗалыкларында дым каплатуга аеруча игътибар бирелә. “Акчишмә”, “Аю” хуҗалыклары гына чәчүгә керешмәгән.
“Ватан”, “Кырлай”, “Игенче” хуҗалыкларында чәчү агрегатлары төнлә дә эшли.
2 майда ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов 9 майга иртә сабан культураларын чәчү төгәлләнәчәген белдерде. Май уртасына басулардагы башка эшләрне дә тәмамларга кирәк.
Министр урынбасары метеорологларның май ахырында, июль һәм сентябрьдә коры һава фаразлавын әйтте. 2010 елдагы кебек корылык көтелми. Хәзерге вакытта туфракта кирәк кадәр дым бар, вакытында чәчелгән орлыклар әйбәт шытым бирәчәк.
Ильяс СӘХӘПОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз