Моңсу хатирә

2012 елның 4 мае, җомга
Моңсу хатирә (фото)
Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан районыбызда ел да үткәрелә торган шигырь бәйрәме турында язарга әзерләнеп йөргәндә яраткан язучыбыз, драматург, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Туфан ага Миңнуллинның вафат булуы турында кайгылы хәбәр алдык.
Үлемнән берәүгә дә котылмак юк, табигатьнең әлеге язылмаган аяусыз законы төгәл үтәлеп килә. Татар дөньясына бөек Тукайны биргән Арча җирендә үткән бәйрәмнәргә төрле елларда килгән олпат әдипләребез Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев күптән арабызда юк инде. Инде менә милләтебез дип җан атып яшәгән Туфан ага да китеп барды...
Туфан ага Арчага еш килә иде, безнең районнан Дәүләт Советына депутат итеп тә сайланды. Тукай якташларын ул аеруча хөрмәт итте, аларның уңышларына куанды, проблемалар килеп туганда аларны уңай хәл итәргә омтылды. Узган ел урак өстендә мул уңышлы иген басуларыбызны күреп куанганы әле дә күз алдында. “Кырлай” ширкәтенең бәрәңге уңышын күргәч: “Арчалылар эшли белә!” — дигән иде. Учак көлендә көеп пешкән бәрәңгене механизаторлар белән мактый–мактый ашады. Бөекләр гади була, диләр. Гади эшче белән дә, түрәләр белән дә сөйләшә белә иде Туфан ага!
Быел килүендә Туфан ага муниципаль район башлыгы Алмас Назиров белән Арчада Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Аннан соң бөек шагыйрьнең туган авылы Кушлавычка килделәр. Матур, җәйге кебек җылы искиткеч көн иде бу. Музей янындагы чирәмдә Кушлавыч мәктәбе укучылары борынгы халык уеннарын уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, аларның матур җырларына музей каршындагы агачта утырган сыерчык та кушылып сайрап җибәрде.
— Халкыбызның нинди матур уеннары булган, — диде район башлыгы Алмас Әминович.
— Элек халык үз күңелен үзе ачкан, — диде Туфан ага. — Хәзер кемдер килеп күңел ачтырганны көтәләр.
Язучылар Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгали улы Мөхәммәтгарифның каберенә зиярәт кылдылар, чәчәкләр салдылар. Авыл мулласы Әсфәндияр Бикчәнтәев дога укыды, авыл тарихыннан истәлекләр сөйләп алды.
Быел Г.Тукайның Яңа Кырлайдагы музее каршында үткән шигырь бәйрәме күңелләргә аеруча хуш килде. Тирә–якта Тукай рухы, районның сәнгать осталары, мөхтәрәм кунаклар чыгышы ямь өстенә ямь өстәде.
— Мин килгән саен биредән яңа рух алып китәм, — диде Туфан ага Миңнуллин. — Тукай безнең укытучыбыз, ул яшәгәндә милләтебез дә, телебез дә яшәр. Без инде олы яшьтә, без китәрбез, сез, яшьләр, Тукайны саклагыз!
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов, шагыйрьләр Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, Казандагы Г.Тукай музее директоры, шагыйрь Рәмис Аймәт үз чыгышларында Г.Тукайның бөеклеген, милләтебез өчен әһәмиятен ассызыклап үттеләр.
Яңа Кырлайга килгән кунакларның истәлек агачлары утыртуы матур традициягә әверелде. Язучылар элегрәк утырткан агачларын эзләп табып куаныштылар, яңаларын да утырттылар. Туфан ага да үз агачын эзләп тапкач, куанып куйды, Алмас Әминовичны дә дәшеп фотога төштеләр (рәсемдә).
Бу Туфан аганың Арчага соңгы, саубуллашу сәяхәте булган икән...
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International