Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бәйрәмнәрнең иң зурысы
2012 елның 16 мае, чәршәмбе
Бәйрәмнәрнең иң зурысы
Мәсхүт абый Халиков һәр елны Җиңү көне алдыннан Уфадан туган авылы Иске Ашытка кайта иде. Юл уңаеннан редакциягә дә керә, бәйрәмгә чакыра. Иске Ашытта бу тынгысыз кешене әле дә сагынып сөйлиләр.
— Сугыш дигән нәрсәне башка күрергә язмасын, — дип әйтә иде ул. — Мәхшәрдән исән калсам, кайта алмаган авылдашлар хөрмәтенә һәйкәл куйдырыр идем дип адарындым.
Мәсхүт абый көче барында әнә шул вәгъдәсенә тугрылыклы калды. Соңга таба кирәк–ярак, авылдашларына дип күчтәнәчләр төяп улы белән кайта иде.
Һәйкәлләр хәтерләрне яңарту өчен кирәк. Бәйрәм алдыннан аларның һәркайсы тәртипкә китерелә, яңартыла. Бу чараларда укучылар, яшьләрнең катнашуы аеруча мөһим, чөнки еллар үткән саен илебезнең азатлыгын яулап бирүчеләр сафы сирәгәя бара. Хәтер дигән нәрсә вакытлар узу белән саега, күп нәрсә онытыла. Сугыш кырындамы, тылдамы үз өлешләренә тигән авыр йөкне сыкранмый тарткан фидакарьләребезнең берсе дә онытылырга тиеш түгел. Югары Мәтәскәдә яңа ачылган һәйкәлгә сугыштан исән кайтып, инде якты дөньядан киткән авылдашларының да исемнәрен язып куячаклар.
Иске Кырлай авыл җирлегендә бүгенге көндә бердәнбер сугыш ветераны Әнвәр ага Камалов: “Мондый көннәрне күрүемә шатланып бетә алмыйм. Район башлыгы Алмас Назиров кулыннан яңа фатир ачкычы алдым. Игътибарлары өчен җитәкчеләргә зур рәхмәт. Сез, яшьләр, җиңүне яулап бирүчеләрне онытмагыз” — ди.
Яңа һәйкәл шушы авылда туып–үскән эшмәкәр Миңһаҗетдин Лотфуллин ярдәме белән салынды.
Район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре 1944 елда һәлакәткә очрап гомерләре өзелгән, Арчаның иске зиратында җирләнгән очучылар, госпитальдә вафат булган хәрби хезмәткәрләр каберләренә чәчәкләр салдылар.
Арча тарихының аерылгысыз өлеше булган әлеге зиратның соңгы вакытта төзекләндерелүе, тәртипкә китерелүе игътибарга лаеклы. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров: “Үткәнен белгәннең генә киләчәге бар”, — дип искәртеп тора.
Сугыштан соң үткән 67 елда илебезне явыз дошманнан саклап калган кешеләргә күрсәтелгән иң зур хөрмәт аларга бушлай фатирлар бирү булгандыр. Бик күпләре рәхмәт сүзе дә ишетмичә, кадер–хөрмәт күрмичә арабыздан китеп барды. Ярый әле ил җитәкчелегенең соң булса да уң булсын дип, шундый бүләк әзерләргә акылы җитте. Чынлап уйлап карасаң, әлеге бүләк тирән мәгънәгә ия, бүгенге һәм киләчәк буыннарга менә дигән тәрбия чарасы да ул: иле турында уйлаганнарны ил үзе дә онытмый!
Менә өченче ел инде безнең районда да ветераннарыбызга фатир ачкычлары тапшыру тантаналары тормышыбызның иң матур мизгелләренә әверелде. Быел да дәвам итә ул. 8 майда кояшлы матур көндә Арчаның Зур урамындагы 24 фатирлы йорт янына бәхетле ветераннар, аларның якыннары җыелды. Тантанада муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов катнашты.
— Барыбыз өчен дә шатлыклы, истәлекле көн бүген, зур бәйрәм, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров. — Бүген гүя табигать тә сөенә, тирә–юньдә рәхәтлек, хозурлык. Совет халкы, зур югалтулар белән каһарманлык күрсәтеп, Бөек Җиңү яулады. Тылдагылар да ачлык, ялангачлыкка карамастан фронтны икмәк, башка кирәк–ярак белән тәэмин иттеләр, сез бәйләгән оекбашлар, бияләйләр сугышчыларыбызны җылытты, җиңү көнен якынайтты.
Районыбызда 600гә якын ветеран фатирлар алды инде. Бу эш дәвам итә. Алар моңа лаек, сезне шулай шатландырганнары өчен ил, республика җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәт!
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов фатир ияләренең һәркайсына, җылы сүзләр әйтеп, ачкычлар тапшыра.
Ветераннарга бушлай фатирлар бирү программасы бөтен ил буенча тормышка ашырыла. Телевизордан күреп, газеталардан укып чагыштырып карыйсың да, безнең ветераннар иң бәхетлесе дигән нәтиҗәгә киләсең. Моның шулай икәнлеген республика җитәкчелеге бәяләп үтте. Чыннан да, үзеңнең туган җиреңдә, якыннарың янында яңа мәһабәт йорттан, бөтен уңайлыклары булган фатирлар алу — бәхет түгелмени!
Күпне күргән абый һәм апаларның күзләрендә шатлык яшьләре. Иске Төрнәле авылында яшәүче Надия апа Хәбибуллина бу көннәрдә сугыштан исән кайтып та мондый шатлыклы көнгә кадәр яши алмаган ире Гыйззәтне бер генә искә алмагандыр. “Бүген мин, сугышчы хатыны буларак, фатирга ия булдым, барлык уңайлыклары бар, матур, җылы. Җәннәт, оҗмах иясе!” — диде ул. Үзенең хис-ләрен шигырь юллары белән дә җиткерде:
Рәхмәтнең иң зурысы игелекле җитәкчегә,
Рәхмәт бу йортларны төзүчегә,
Рәхмәт сезгә, кышкы суыкларда кирпеч салучыга,
Рәхмәт сезгә, түбә ябучыга,
Рәхмәт сезгә, торба сузучыга,
Бу өйләргә сулар кертүчегә.
Раббым Алла, бу йортларда яшәү өчен
Гомерләр бирсәң иде.
Ил–көннәргә, хуҗаларга бәхет теләп,
Догалар кылсам иде.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов ал тасманы кискәннән соң фатирларны карадылар, алардагы уңайлыкларны югары бәяләделәр.
Әлеге йортны “Энергосервис” ширкәте төзеде.
Югарыда сөйләгәннәр бәйрәмнең кереш өлеше булса, төп бәйрәм, гүзәл бәйрәм үзәк мәйданда көтә иде. Соңгы елларда Бөек Җиңүгә багышланган демонстрация һәм митинг аеруча истә калырлык, күңелләргә уелырлык итеп уза. Быелгысы да шулай булды. Иртәдән Арча урамнарында бәйрәм рухы хөкем сөрә иде инде. Көн дә, заказ биргән кебек, искиткеч матур, кояш, һавада шомырт чәчәге исе. Урам тулы бәйрәмчә киенгән, төрле төстәге шарлар тоткан бала–чага, өлкәнрәкләр дә төп мәйданга таба атлый.
Үзәк мәйдан күңелләргә аеруча якын, анда, бәйрәмнең моңсулыгын искәртеп, Мәңгелек ут яна. Орден, медаль таккан ветераннар эскәмияләрдә урын ала. Күкрәкләрендә “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардиячеләре” таккан Георгий тасмалары. Алар арасында былтыргы танышларның кайберләре инде күренми, вакыт аяусыз.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ветераннар белән күрешеп, хәл–әхвәлләрен сорашалар.
Сәгать 10. Мәйдан өстендә Левитан тавышы яңгырый. Бүген дә бу тавышны тыныч кына тыңлау мөмкин түгел, сугыш елларында ул җиңелүләр ачысын да, җиңүләр шатлыгын да алып килгән. Бөек Ватан сугышының фашизмны җиңү белән тәмамлануы турындагы хәбәре иң җылысы, көтеп алганы булган.
Безнең барыбыз өчен дә Җиңү көне — иң изге, кадерле бәйрәм. Кешелек тарихында иң канкойгыч сугышта совет халкының Бөек Җиңү яулавы турында Левитан тавышы хәбәр иткән көннән соң 67 ел вакыт үтте. Ул коточкыч еллар, зур югатулар һәм бөек җиңүләр турында һич тә онытырга мөмкин түгел, алар безнең йөрәкләрдә.
Һәр елны бу көндә шәһәрнең үзәк мәйданыннан иң беренче булып бәйрәмчә бизәлгән автомашиналар колоннасы уза. Аларның саны ел саен бергә арта бара — быел 67. Һәркайсында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл ветераннары утыра. Сугыш фронтларында һәм тылда Җиңүне якынайткан каһарманнар! Алып баручының:
Чык урамга, сугыш ветераны,
Хезмәт ветераны, хөрмәтлем!
Күрсен халык, тойсын бөеклеген
Сиңа Ватан биргән хөрмәтнең!
дигән сүзләре йөрәкләргә май булып ятты. Ветераннар утырган машиналар мәйданда тукталып кала, каһарманнарыбыз парадны шуннан рәхәтләнеп карап утыра ала.
Шарлар, транспарантлар дулкыны мәйданга якынлаша. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, балалар–яш-үсмерләр спорт мәктәпләре үзләренең казанышлары белән куандыра. Алар — Ватанны яклаучыларның оныклары һәм оныкчыклары. Совет солдатларының батырлыгы, ныклыгы һәм туган җиргә мәхәббәте аларга югары әхлак үрнәге булып хезмәт итә.
Арчаның Советлар Союзы Герое Валентин Ежков исемендәге урта мәктәбе ике Герой биргән уку йорты. Укуда да, район тормышында да ул күренекле урын тота.
Арчаның икенче мәктәбе, 5нче гимназия коллективлары да балаларга ныклы белем, яхшы тәрбия бирәләр.
Районның мәгариф системасы хезмәткәрләре дә мәйданнан горурлык белән атлый. Бу уку елында район укучылары Россия һәм республика олимпиадаларында 21 призлы урын алдылар, 6 укучы “Авылның 100 талантлы баласы” дигән республика акциясендә җиңүче булды.
Педагогика көллияте 82 ел яшәү дәверендә 15 мең милли кадр әзерләде, алар арасында танылган шәхесләр күп. Бу уку йорты киләчәктә дә яңа уңышлар белән куандырыр.
Мәйдан аша үтү һәр коллектив өчен үзенә күрә бер сынау да әле ул. Шуңа күрә җаваплылык хисе булган кешеләр әлеге көнгә төн йокыларын калдырып алдан әзерләнә, хәстәрлеген күрә. “Водоканал–Сервис”, “Тепло–Сервис”, “Арча КСМы”, “Металл” ширкәтләре, “Арча МСОсы”, “АСПК”, “Арча АТПсы” акционерлык җәмгыятьләре һ.б. кайбер предприятиеләр, уку йортлары коллективлары мәйданнан узуын карап тору үзе бер рәхәтлек бит! Бәйрәмгә ямь өстәүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк.
Халык — иң гадел, сизгер хөкемдар. Тамашачы куесын да, сыегын да аера белә. “Почта хезмәткәрләре иртән газета да өләште, парадка да өлгергәннәр!” — ди янәшәдәге бер ага. “Нефтебазалар элек бик матур чыга иде, быел хуҗасы үзе дә күренми”, — дип өстәде икенче берәү.
Парад тәмамлануга Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган митинг башланып китте.
— Һәр елны майның шушы ямьле көннәрендә без Ватаныбыз намусы һәм азатлыгы өчен рәхимсез сугышларда һәлак булган, тылда, станок артында җиңү хакына армый–талмый корал ясаган, колхоз кырларында көне–төне эшләп, күз яше һәм ачы тир белән икмәк үстергән кешеләрне олы ихтирам белән искә алабыз. Алтмыш җиде ел элек безнең халык тиңдәшсез каһарманлык үрнәкләре күрсәтеп, кешелек дөньясына үлем белән янаган фашист армиясен тар–мар итте, —диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров. — Хөрмәтле сугыш ветераннарыбыз, Ватанны саклап калучылар! Сугыш еллары авырлыкларын сынмыйча–сыгылмыйча кичереп, сез горур рәвештә җиңеп чыктыгыз! Сезнең батырлык, какшамас рух һәм түземлегегез алдында ихтирам белән баш иябез!
ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов бәйрәм уңаеннан республика Президенты Рөстәм Миңнехановның арчалыларга котлавын җиткерде, яңа уңышлар теләде.
Иске Төрнәледән тыл ветераны Надия Хәбибуллина истәлекләрен яңартты, тыныч тормышның кадерен белергә чакырды.
Күкне фейерверк утлары бизәде, Җиңү хөрмәтенә салют бирелде. Бәйрәмне концерт дәвам итте.
Бәйрәм ахырында сугыш һәм хезмәт ветераны Шамил ага Вәлиев белән очраштым.
— Бик ошады, — диде ул. – Бәйрәм елдан–ел матурлана бара. Ветераннарга күрсәтелгән игътибар аеруча куандыра. Әле менә республика Президенты белән очрашудан кайттым. Район башлыгы Алмас Әминовичка зур рәхмәт, һәрвакыт аның игътибарын тоеп яшибез.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз