Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Урманнарны саклыйк
2012 елның 16 мае, чәршәмбе
Урманнарны саклыйк
Агачлар — кеше тормышында гаять зур роль уйный. Сулаган һаваны чистарту, тирә–якка ямь, күләгәләрендә ял итү мөмкинлеге, яшәү өчен энергия бирү белән беррәттән алар көндәлек тормышыбызда кулланыла торган һәр әйбердә диярлек чагылыш таба.
Бер агачтан кулланышка яраклы чимал аз күләмдә чыкса да, шул агачны үстерү берничә дистә еллар белән исәп-ләнелә. Шунлыктан, табигатьне саклау, кайгырту, баету — кешелекнең мәңгелек бурычы. Татарстан Республикасы күләмендә 12 май Урман утырту көне итеп игълан ителсә, Арча районында исә язның һәр көнендә диярлек башкарыла торган эш бу. Гадәттә, мондый күләмле хезмәткә үзләреннән зур өлешне мәктәпләр кертә. Әлеге төр хезмәт балаларда тирә–як мохитне саклау, табигатькә җаваплы карау кебек тәрбияви сыйфатларны да үз эченә ала. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева әйтүенчә, экологик тәрбиягә юнәлтелгән чараларда район җирлегендәге 96 гомуми белем учреждениеләрендә укучы 5931 бала белән беррәттән һәр укытучы актив катнаша. Укучылар һәм укытучылар көче белән 2011 елда 10 меңнән артык агач һәм куаклар утыртылган. Шулай ук мәктәп яннарындагы чәчәк клумбалары, күпьеллык декоратив үсемлекләр һәм яшел почмаклар да аларның хезмәт җимеше.
Мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф һәм беренче сыйныф укучыларының аллеялары булдырылды. Быелгы уку елында беренче сыйныфлар аллеясында 500дән артык агач утыртылган булса, “Урман утырту көне”ндә 9ны тәмамлаучы 668 һәм 11не тәмамлаучы 382 укучы, мәктәп янындагы чыгарылыш сыйныф укучылары аллеясында агачлар утыртып, мәктәп территориясен матурлауга үзләренең өлешен кертте.
Лесхоз урта гомуми белем мәктәбенең чыгарылыш һәм беренче сыйныф укучыларының әти–әниләре белән бергәләп агач утыртканнарына без дә шаһит булдык. Арча урман хуҗалыгы территориясендә урнашкан Лесхоз мәктәбе 1969 елдан бирле урман белән тыгыз элемтәдә яши, биредә мәктәп урманчылыгы эшләп килә. Табигать белән бәйле хезмәтләре турында директор Зөлфәт Дәүләтбаев түбәндәгеләрне сөйләде: “Җиңүнең 65 еллыгына без Сурнар урманчылыгы янында 5 гектарга якын мәйданда аллеябызны булдырдык, анда 6 меңгә якын агач утыртылган. Мәктәп янында бүгенге көндә 5 аллеяда агачлар үсә, аларның корыганнарын ел да яңартып торабыз. Мәктәптә агач утырту белән рәттән, аннан файдалану да традициягә кергән: бөреләр җыябыз, быел 7 килограммга якын җыйдык (аларны ярминкәләрдә сатабыз, дәвага дип алалар), мәктәп урманчылыгы белән съездларда катнашабыз. Узган ел Россия күләмендәге съездда Лесхоз мәктәбе “Иң яхшы мәктәп урманчылыгы” исеменә лаек булды. Коллектив, укучылар, әти–әниләр белән бергә эшләгәндә генә шундый нәтиҗәгә ирешеп була. Мәктәптә урман хуҗалыгы белән берлектә оештырылган урманчылык почмагы бар, анда җирлектән чыккан танылган урманчылар турында мәгълүмат алып була. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, айга берничә тапкыр укучылар белән очрашып, дәресләр бирә. Һәр ел берничә чыгарылыш сыйныф укучысы укуын урманчылык һөнәре буенча дәвам итә. Шулай ук укучылар шушы юнәлештә фәнни эшләр алып баралар. Идел буе федераль университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты белән төзелгән килешүләр буенча профессорлар килеп, балалар белән фәнни эшләрне башкарганда урманда күзәтүләр алып баралар. Инде берничә ел балаларыбыз Россия күләмендәге олимпиадаларның җиңүчеләре”.
Лесхоз мәктәбе укучылары Сурнар урманчылыгының төп ярдәмчеләре дә: сыерчык оялары ясап, урманнарга эләләр, агач үсентеләренең араларын эшкәртәләр, бөреләр, дару үләннәре җыюда булышалар һ.б.
Кешедә, аеруча балаларда табигатькә карата җаваплылык хисе тәрбияләү — авыр һәм озак процесс. Табигатьне яратып, аңа карата мәрхәмәтле, игътибарлы булып яшәсәк иде, дуслар!
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз