Бигрәк тәмле бәрәңге...

2012 елның 16 мае, чәршәмбе
Бигрәк тәмле бәрәңге...
Бәрәңге иң мөһим авыл хуҗалыгы культураларының берсе. Җитештерү күләме, энергетик кыйммәте буенча бөртеклеләрдән соң икенче урынны алып тора. Халык аны юкка гына “икенче икмәк” дип атамый.
Безнең районда бәрәңге 1500 гектар мәйдан били. Аны игү буенча “Кырлай” ширкәте лидер, биредә 300 гектарда сугарып үстерәләр.
Бәрәңгенең табыш ягы нигездә уңышына бәйле. Ә бу күрсәткеч өчен күп кенә башка культуралардан аермалы буларак утырту материалының нинди булуы аеруча мөһим. Бәрәңгегә вируслы, гөмбә, бактерия авырулары гаять зур зыян китерә. Вирус белән зарарланган бәрәңге сорты уңышы, кулланыла торган технологиягә карамастан, гектардан 100–150 центнерга кадәр кими, шундый ук сәламәт сорт хуҗалыкта ирешелгән игү технологиясенә бәйле рәвештә гектардан 300–700 центнер уңыш бирә ала.
Менә шуңа күрә бәрәңге игү белән шөгыльләнүче кешегә беренче эш итеп ел саен орлыкларны яңартырга, орлыклык материалны җентекләп әзерләргә кирәк. Республикада сәламәтләндерелгән орлыклык материал әзерләү белән Татарстан фәнни–тикшеренү институты, “Алчак” ширкәте (Арча районы территориясендә урнашкан) шөгыльләнә. Алар бәрәңгенең безнең табигать–климат шартларына яраклашкан сортларын тәкъдим итә.
“Невский” сорты — уртача өлгерешле, ашау өчен, кабыгы, эче ак.
“Розора” (Германия) – иртә өлгерешле, универсаль файдалану өчен, кабыгы кызыл, эче сары, югары уңыш бирә.
“Удача” — иртә өлгерә, ашау өчен, уңышы уртача, кабыгы ак, эче ак.
“Ред Скарлетт” — иртә өлгерешле, кабыгы кызыл, эче сары.
“Ароза” (Германия) — иртә өлгерешле, кабыгы кызыл, эче сары, фитофторага бирешми.
“Луговской” — урта өлгерешле, бик тәмле, колорадо коңгызына чыдам.
Хуҗалыкларда бәрәңгене уҗым культураларыннан соң урнаштырырга, алар чүп үләннәрен һәм авыруларны киметә. Йорт яны участокларында аны дистә еллар буе бер урында игәләр, андагы туфракта бәрәңге авырулары, чүп үләннәр туплана. Шуңа күрә тирес кертергә кирәк, ул туфрактагы биологик процессларны тизләтә. Ә эт эчәгесе белән чүпләнгән (тамыры 50–60 см.га җитә) участокларда 2–3 ел башка культуралар игү тәкъдим ителә. Моның өчен йорт яны участогын 2 өлешкә бүләләр: бер өлешендә югары нормада (гектарга 30–35 кг) люцерна һәм клевер катнашмасы чәчәләр, икенчесенә бәрәңге утырталар. Өч–дүрт елдан участоклар алышына.
Бәрәңгене сазлыклы урынга утыртырга ярамый.
Туфрак әзерләү. Көз сукаларга. Язын “КПЭ–3,8” культиваторы белән эшкәртергә. Бу вариантны йорт яны участокларында да кулланып була.
Орлыкны утыртуга әзер-ләү. Үрдерү — югары уңыш алу һәм авыруларны киметүнең нәтиҗәле юлы. Шулай ук үсүне тизләтә, алданрак (7–10 көнгә) өлгерә, бу авырулар белән зарарлануны киметә. Утырту алдыннан бүлбеләрне “Актара”, “Круйзер” (каты кортка һәм колорадо коңгызына каршы) һәм “Престиж” (фитофторага, коңгызга, каты кортка каршы) препаратлары белән эшкәртергә мөмкин. Аларны куллану тәртибен җитештерүче урнаштыра. Пестицидлар белән эшләү регламентын төгәл үтәргә.
Утырту. Туфрак 7–8 градуска җылынгач, 8 см тирәнлеккә күмдерергә. Салкын туфракка утырту тәкъдим ителми. Шытымнар авырулар белән зарарланырга, тишелү тоткарланырга мөмкин. Соңга калып утырту уңышны киметә.
Миннәхмәт СӘГЫЙТЬҖАНОВ,
авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең
үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International