Төзәлмәсәң – штраф

2012 елның 16 мае, чәршәмбе
Төзәлмәсәң – штраф
Районның экология комиссиясе узган җомгада Яңасала һәм Каенсар авылларында булды. Узган елга караганда тәэсирләр уңайрак, ул чакта шактый беркетмәләр төзергә дә туры килгән иде.
Быел “Сафия–1” ширкәте дә олы юл буйларын эшкәртеп куйган, ташландык җирләр күзгә чалынмады. Ә менә “Союз–агро” ширкәте территориясенә кергәч, күңелсез күренешләргә тап буласың: машина–трактор паркы, ферма тирәләре ташландык хәлдә, чәчелеп яткан салам, тирес һаман да җыйналмаган.
Авыл урамнарын тигезләп чыксалар, нинди шәп буласы! Ә болай — аягыңны сындырырлык. Каенсар авылы кибете янындагы ермакта узган ел ике яклап чүплек иде. Уң ягын җыештырганнар, сул ягы тагын да “баеган”. Моңа кем гаепле икәнлеген ачыклап булмаса, авыл җирлеге башлыгын җәзага тартачаклар.
Күпер урынына салынган торбалар өстендәге балчыкны су юган, хатын–кызлар аннан мал йөртеп булмый, дип зарлана. Ир–егетләр өчен бер сәгатьлек эш бар инде монда. Элек бит халык кемдер килеп эшләп бирер дип көтеп йөрми иде.
Комиссия табылган җитешсезлекләрне төзәтергә бер атна срок бирде. Аннан соң да төзәлмәсәләр, беркетмә төзеләчәк.
Административ комиссия быел 20 эш карады инде. Аларның күбесе әнә шул чүпне теләсә кая ташлаучыларга кагыла.
И.СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International