Сез – безнең горурлык

2012 елның 16 мае, чәршәмбе
Сез – безнең горурлык
Бөек Җиңүнең 67 еллыгы алдыннан муниципаль район башлыгы Алмас Назиров сугыш һәм хезмәт ветераны, легендар шәхес Фәйзи ага Галиев белән очрашты (рәсемдә).
— Сезнең белән күптәннән очрашып, бер иркенләп сөйләшеп утырасы килә иде, — диде Алмас Әминович. — Без Сезнең олы тормыш һәм хезмәт юлы үткән кеше булуыгызны яхшы беләбез, арчалылар Сезне бик хөрмәт итә.
— Мин бу очрашуга бик шат, — диде Фәйзи ага. — Арча районы минем тормышымда аерым урын тота һәм мин моның белән чиксез горурланам. 49 ел колхоз рәисе булдым, шуның 30 елы — Арча районында. Арча мине кеше итте, югары үрләр, казанышлар да шунда яуланды. Арча ул дөньяга бөек Тукайны биргән, аны бөтен халык ярата. Арчага Тукайның үз телендә матур итеп сөйләшә белгән Сезнең кебек җитәкче кирәк иде. Арча бик матурайды, төзелде, бирегә кеше күп килә, Арча ягы нәкъ менә шундый үрнәк булырга тиеш тә.
Алмас Әминович Фәйзи агага китаплар бүләк итте. “Менә бу “Бөек Тукай Ватаны син, Арча!” дигән китапта Сез дә бар, — диде ул. – Әлеге китапка бик күп мәгълүмат кергән, ул озаклап, өч ел әзерләнде, бик күп архив материаллары өйрәнергә туры килде”.
Фәйзи ага да буш кул белән килмәгән. Ул үзе дә дүрт китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ветеран шулай ук бик күп шәхси документларын да алып килгән.
— Без аларның күчермәләрен район музеена куячакбыз, алар безнең өчен бик кадерле, — диде район башлыгы.
Бер сөйләшеп утыру — үзе бер гомер, дип әнә шундый кешеләр турында әйтәләрдер инде. Алмас Әминович та кешене тыңлый белә, ә инде Фәйзи аганың сөйләгәннәре үзе бер кызыклы тарих.
— Миңа хәзер 86нчы яшь, — ди ул. — Өч яшемнән башлап бар нәрсәне дә хәтерлим.
Чыннан да, Фәйзи аганың хәтеренә сокланмый мөмкин түгел, сөйләмен исемнәр, саннар белән ныгыта бара, үзе әйтмәсә, аңа бу яшьне дә биреп булмый. “Мин өйгә машина белән кайтмадым, — ди ул. — Өйдән конторага кадәр бер километр да 40 метр. Көнгә менә шул араны дүрт тапкыр үтәм. Аракы эчмәдем. Аннан мине халык рәхмәте яшәтәдер инде. Олысы, кечесе сәлам биреп уза, шуннан да зур бәхет була аламы инде?”
Унтугыз яшендә сугыштан яраланып кайткан егетне колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Бик авыр еллар, халык ач, бар булганны фронтка озаталар. Рәис кешеләргә нинди дә булса җиңеллек китереп булмасмы дип кайгырта. Үзенә дә җиңел түгел, әмма берәүне дә рәнҗетми: “Гомеремдә бер кешегә кул күтәрмәдем, берәүне дә суд юлларында йөртмәдем”, — ди ул.
Республикада Арча районының “Искра” колхозын иң югары биеклеккә күтәргән җитәкче ул Фәйзи Галиев. Республикада ике миллионер колхоз булса, шуның берсе — “Искра”. Иң беренчеләрдән булып колхоз исәбенә җиде авылга су, газ кертәләр. Колхозның 48 йөк, 11 җиңел машиналары, 75 тракторы, 35 комбайны була. 450 гектарда бәрәңге игәләр. Газны 25 км ара торба сузып китерергә туры килә. Ул елларда иң югары иген һәм бәрәңге уңышы шушы хуҗалыкта.
— Җирне алдап булмый, — ди Фәйзи ага. — Җирне аңларга кирәк, мин җир турында сәгатьләр буе сөйли алам. Без башта — 3, аннан соң 5 кырлы чәчү әйләнеше керттек. Хәзер бу нәрсә онытылып бара.
Фәйзи ага өлкә комитетының биш беренче секретаре белән эшләгән. Алар “Искра” тәҗрибәсен карарга үзләре дә килә торган булган.
— Ачлы–туклы елларда да Сез кешеләр өчен яшәгәнсез, — диде Алмас Әминович. — Халык Сезне шуның өчен онытмый, хөрмәтли. Мондый бәхет бар кешегә дә тәтеми. Сез үзегезнең яшәү рәвешегез белән сокландырасыз, Сез – чын халык герое, Казан артының чын каһарманы. Безнең район турындагы җылы сүзләрегез өчен дә зур рәхмәт, без Сезне онытмыйбыз, Сезнең белән чиксез горурланабыз!
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International