Бию кичәсе

2012 елның 18 мае, җомга
Бию кичәсе
Балалар сәнгать мәктәбе быел хореография бүлеге оешуына 25 ел тулуны Бөтендөнья бию көнендә зур концерт белән билгеләп үтте.
— Шушы дәвердә бездә көчле бию коллективлары барлыкка килде. Алар район сәхнәләрендә бик еш чыгыш ясыйлар, зона, төбәкара, республика ярышларында катнашып, җиңүләр яулыйлар. Бүген мәктәптә Венер Хисамиев, Эльза Камалова, Ләйсән Ахунова, Зилә Мортазина кебек тәҗрибәле, көчле хореографлар эшли. Хореография өлкәсендәге уңышларыбыз — алар хезмәте нәтиҗәсе, — диде сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабирова.
1986 елда Арчага яшь белгеч Венер Хисамиев кайткач, директор Альберт Гайнетдинов белән икесе хореография бүлеген ачып җибәрә. Аннан Эльза Камалова килә. Ул җитәкләгән “Ар–и–Эль” бию төркеме районда гына түгел, республикада да таныла. Еллар үткән саен мәктәп яшь кадрлар белән тулылана. Хәзер балалар сәнгать мәктәбенең Курса–Почмактагы филиалында Зилә Мортазина, Арчаның 5нче гимназиясендә Ләйсән Ахунова яңа коллективлар туплый һәм берсеннән–берсе матур биюләр куя.
Концертта һәрберсенең иҗат эшләрен күрә ал-дык. Бу көнне сәхнәгә 300гә якын бала чыкты, тамашачыга “Чабата”, “Курчаклар”, “Коробейники”, башкорт, татар, рус, кытай, ирланд халыклары һәм башка бик күп төрле биюләр тәкъдим ителде. Концертны Заһидә Гайфуллинаның гармунчылар, Гүзәл Минхәерованың “Гүзәлкәй” вокаль, Миләүшә Алееваның гитарачылар ансамбльләре чыгышлары тулыландырды. Диләрә Булатова шигырь сөйләде, Камилла Сабирова, Илзирә Сираҗиева, Мөнир Мәрдәнов, Гүзәл Закирова җырлады. Әнә шундый күңелле юбилей кичәсе булды ул көнне. Тамашачы һәр чыгышны күңел биреп, яратып карады, алкышларга юмарт булды. Чөнки һәр бию искиткеч матур, сокланырлык иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International