Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
“Җидегән чишмә” яңадан Казанда
2012 елның 18 мае, җомга
“Җидегән чишмә” яңадан Казанда
11 майда Бөтенсоюз һәм республика смотрлары лауреаты “Җидегән чишмә” Арча халык театры яңадан Казан тамашачысы каршында чыгыш ясады.
Узган ел коллектив, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Хәбир Ибраһимов һәм Рәдиф Сәгъдинең “Кияү абый” водевилен күрсәтеп, Казан тамашачысы мәхәб-бәтен яулаган иде инде.
Быел “Җидегән чишмә”леләр яңадан шушы сәхнәгә күтәрелде. Спектакль карарга килүчеләрне, һәрвакыттагыча, арчалылар якты чырай, чәк–чәк, җыр–бию белән каршы алды. Тамаша башланыр алдыннан да сәхнәгә милли костюмнардан гармунчыларыбыз чыкты, тирә–якка татар моңын яңгыратты, аннан Дамир Гасыймов җыр сузды. Музыкаль сәламләүдән соң район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова театр тарихы, коллектив белән таныштырды.
Бу юлы “Җидегән чишмә” халык театры коллективы Казан тамашачысы игътибарына Туфан Миңнуллинның “Саташу” спектаклен (режиссеры Рафис Сәләхетдинов) тәкъдим итте. Үзе исән чагында Туфан ага Арчага “Саташу”ның премьерасына кайткан, аннан икенче тапкыр хатыны һәм кызын алып килгән, артистлар чыгышына югары бәя биргән иде. Тик язмыш кайчак шундый мәрхәмәтсез: янып эшләп йөргәндә явыз үлем аны арабыздан алып китте. Театр коллективы бу чыгышын Туфан Миңнуллинның якты истәлегенә багышлады. Залда мәрхүмнең хатыны, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең халык артисткасы, Тукай исемендәге премия иясе Нәҗибә Ихсанова да бар иде. Соңыннан телефоннан шалтыратып ул үзешчән артистларга рәхмәтен һәм ихтирамын белдерде, үзе дә киләчәктә киңәшләре белән ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.
Казан тамашачысы эчтәлекле, гыйбрәтле “Саташу” спектаклен яратып карады. Соңыннан үзешчән артистларны чәчәкләргә күмде, аягүрә басып алкышлап, бик озак сәхнәдән җибәрмәде.
— Тамашачының аңлап, игътибар белән каравыннан чыгып шуны әйтә алам, нәкъ менә “Саташу” кебек тирән эчтәлекле, мәгънәле әсәрләр кирәк халыкка. Һәм үзешчән артистлар да әсәрдәге теманы тулысынча ачып бирә, тамашачы күңеленә җиткерә алдылар, — диде спектакльдән соң Татарстан һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әзһәр Шакиров.
Аннан Туфан Миңнуллинны искә алып, бер минутлык тынлык игълан итте. Арчалылар чыгышын карарга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүне яклау фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының сәнгатьне үстерү һәм автор хокукларын саклау бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Салехова, фән-ни–методик үзәкнең халык иҗаты бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Саттаров, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова, драматург, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хәбир Ибраһимов һәм башкалар килгән иде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз