Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Борһанов урамында бәйрәм
2012 елның 18 мае, җомга
Борһанов урамында бәйрәм
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 67 ел тулу уңаеннан “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе яшь гвардиячеләре Борһанов урамындагы паркта “Мәңгелек хәтер бар” дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Анда сугыш һәм тыл ветераннары да чакырылган иде.
Җиңүгә 67 ел вакыт узса да, ул чор авырлыкларын йөрәкләре аша үткәргән өлкәннәр өчен бүгенгедәй күз алдында. Илебезне җимерде, күпме кеше тормышын алып китте, хатыннарны тол, балаларны ятим итте ул сугыш. Бүгенге яшь буын алар яулап алган тыныч тормышта яши. Алар өчен сугыш — тарих, хәтер. Сугыш кырында аяусыз көрәшкән, тылда үзләрен аямыйча эшләгән әби–бабалар бүгенге яшьләр өчен дә, киләчәк буын өчен дә мәңгелек үрнәк.
— Сугыш безнең район өчен дә бик кыйммәткә төште. Һәр гаиләгә кайгы–хәсрәт китерде. Фронтка киткән 25 мең арчалының 14 меңе кире әйләнеп кайтмады. Якташларыбыз арасында биш Советлар Союзы Геройлары да бар. Без, “Бердәм Россия” яшь гвардиячеләре, тынычлыгыбыз өчен башларын салган якташларыбыз алдында баш иябез, Тынычлык байрагын, Җиңү Байрагын югары тотарга вәгъдә итәбез, — диделәр әдәби композициядә катнашкан Арчаның беренче мәктәбе укучылары.
Бәйрәмдә ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җи-тәкчесе Алмаз Борһанов та катнашты. Ул ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котлады.
— Сез яшь буынны сабыр булырга, икмәк кадерен белергә өйрәттегез, чын дусның нинди булуын күрсәттегез, туган илне үзеңне аямыйча сакларга кирәклекне аңлаттыгыз. Без сез бүләк иткән тыныч тормышта яшибез. Шул тынычлык сагында безнең Арча ягы егетләре дә тора, намус белән хезмәт итә. Быел яз тагын 104 егет армия сафларына алына. Алар сезнең үрнәктә тәрбия-ләнгән егетләр. Шуңа безнең илебез ышанычлы кулларда, дип курыкмыйча әйтә алам, — диде Алмаз Әгъзәмович һәм 13 майда армиягә китүче 5 егеткә тантаналы төстә чакыру кәгазе тапшырды (рәсемдә).
Бәйрәм бүләкләргә дә бай булды, истәлекләр белән дә уртаклашылды, хәтер “дөньясыннан” да әйләнеп кайтылды. Арча шәһәренең мактаулы гражданины Илдус Сәгъдиев, сугыш һәм хезмәт ветераны Хак Шәфигуллин Тимерхан Борһановның сугыш һәм хезмәт елларындагы батырлыкларын искә төшерделәр, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова “Үз шәмеңне кабыз” акциясе кысаларында узган “Җиңү көне балалар күзлегеннән” дигән фоторәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясады. Борһанов урамында яшәүчеләргә ихтирам аеруча зур булды. Озын гомерле Гадения Фәтхрахманова, 50 елдан артык бергә гомер иткән Факия һәм Ислам Зәкиевлар, Нурдидә һәм Мәснәви Фәйзрахмановлар, Дания һәм Нәбиулла Хәкимҗановлар, Фәүзия һәм Мәхмүт Сафиннар да бәйрәмнең кадерле кунаклары иде. Алтын юбилярларны Надия Мифтахетдинова һәм Асия Борһанова котлады, ә Расих Галим-җанов аларга яраткан җырын бүләк итте. Тормыш юлын 50 ел буе иңне–иңгә куеп үткән өлкәннәрне яңа өйләнешкән Екатерина һәм Александр Петряковлар, әти–әниләре белән килгән урамның иң яшь кешеләре Артур Гарифуллин, Даниял Надыршин, Ясминә Миннемуллина алыштырды. Урамның иң актив ханымы Нәгыймә Заһриева, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы исеменә лаек булган Илзирә Насыйбуллина, “Иң яхшы йорт яны участогы”на ия булган Шакировлар гаиләсе дә бүләксез калмады. Бүләкләрне әзерләүдә Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов ярдәм иткән. Бу чара үзе дә урам бәйрәме буларак аның тәкъдиме белән үткәрелде.
Бәйрәм булгач җыр–биюсез дә үтми. Беренче мәктәпнең “Карусель” әдәби төркеменең музыкаль–хореографик композициясе, яшь җырчы Илүзә Галимуллинаның җырлары, 5нче гимназия, 7нче мәктәпнең әдәби коллективлары, 2нче мәктәп кадетлары, Арча педагогика көллиятенең “Патриот” клубы, “Ар–и–Эль” бию коллективы чыгышлары сугыш, тыл, хезмәт ветераннарына бүләк булып яңгырады, бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз