Ул һәрвакыт кирәк

2012 елның 18 мае, җомга
Ул һәрвакыт кирәк
Аркадий Федорович Бруньконы (рәсемдә) күптәннән беләм. Озак еллар торак ремонтлау–төзү идарәсендә эшләде. Иң җаваплы участокларга аның бригадасын җибәрәләр иде.
— Без төзегән йортларны бергә җыйсаң, үзе бер шәһәрчек булыр иде, — ди ул. — Әлеге оешмадан бай оешма булмагандыр, күгәрми торган калай, линолеум бездә генә иде.
Аркадий Федорович Арчаның үзендә туып–үскән. Әнисе Зоя Александровна Бөек Ватан сугышында катнашкан, күп еллар район Советында, әтисе Федор типогра-фиядә эшләде, абруйлы кешеләр иде.
Аркадий бик тыйнак, сабыр кеше, җайлы әңгәмәдәш. “Үзегез турында тулырак сөйләгез әле”, — дим. 19 майда 60 яшен тутырасы хөрмәтле кеше турында газета битләрендә дә сөйлисе килә. “Тудым, укыдым, өйләндем”, — ди ул шаяртып. Әлеге сүзләр арасында зур тормыш юлы ята. 30 ел бер оешмада эшли, алыштыргысыз иң кирәкле кеше, балта остасы, шофер, тракторчы һ.б. бик күп һөнәрләр иясе. Сәламәтлеге буенча ялга китә алган да булыр иде, әмма аны Арчаның 5нче гимназиясенә төзекләндерү эшләрен башкаручы итеп чакыралар. Тиз арада монда да хөрмәт казана, кемдер әйткәнне көтеп тормый, эшне үзе таба. Гимназиядә тулы канлы тормыш тәэмин итүдә аның да өлеше бар. Гомере буе башкарган һөнәрләре монда да бик ярап куя.
Гаиләсендә дә тәртип, хатыны Ирина белән ул һәм кыз үстерделәр. Алар да әтиләре кебек төзүче һөнәрен сайладылар.
Юбилеең белән, Аркадий Федорович! Коллективта Сезне яраталар. Сез кирәкле кеше. Ә кирәкле кеше — иң бәхетле кеше!
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International