Кешелек хәтереннән мәңге чыкмаска

2012 елның 18 мае, җомга
Бөек Ватан сугышының 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмаска уелып калган. Бу көрәштә Арча районыннан 25 мең кеше катнашкан, алар арасында 246 хатын–кыз да бар. Шунысы кызганыч, 14 меңнән артык егет һәм кызыбыз сугыш кырында ятып калды. Алар бүгенге бәхетле имин тормышыбыз һәм күгебез һәрчак аяз булсын өчен корбан булдылар. 7 меңнән артык сугышчы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнде.
Бөек Ватан сугышы чорында фронт, җиңү һәм сугыштан соң илне торгызу өчен көчен кызганмаган, бар саулыгы бәрабәренә хезмәт иткән хатын–кызлар, тыл ветераннарына карата күңелләребездә хөрмәт һәм ихтирам хисе генә.
Районыбызда олы ихтирамга лаек булган 123 Бөек Ватан сугышы, 1850 тыл ветераны яши.
Район китапханәсендә узган Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган бәйрәм чарасына (оештыручы — Ә.Галимова) сугышның газап–михнәтләрен үз башыннан кичереп, Җиңү яулап кайткан, районыбызда мөхтәрәм шәхес — Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Халисә Гафурова һәм безнең якты киләчәгебез өчен җиңүгә үзеннән зур өлеш керткән, сугыштан соңгы елларда үз–үзен аямый көч куйган тыл һәм хезмәт ветераннары Рәйсә Халитова, Тәслия Насыйбуллина, 5нче гимназиянең 10 “В”, “Г” сыйныфы укучылары чакырылган иде.
Кунаклар укучыларга үзләренең гыйбрәтле тормыш юлын сөйләде, теләк-ләрен җиткерделәр. Экранда күрсәтелгән слайдлар аша ветераннарның гаилә архивыннан фотолар, Рәйсә апаның, сугыштан соң 26 ел узгач, лейтенант ире Гаяз белән аның хезмәт иткән урыннарына баргач төшкән фотолары күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International