Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Төзелешләр дәвам итә
2012 елның 18 мае, җомга
Төзелешләр дәвам итә
Гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасын тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә 99,89 млн. сум акча бүлеп бирелгән.
“Бу торак–коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруга ярдәм фонды акчасының 30 проценты”, — дип хәбәр итте төзелеш һәм торакларны файдалануга тапшыру буенча республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин.
Киңәшмә Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында үтте һәм анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков катнашты. “Фонд акчасының калган 70 проценты төзелгән контрактлар һәм сатып алу килешүләрен муниципаль берәмлекләр тапшырганнан соң күчерелә”, — диде Ирек Фәйзуллин. Аның сүзләре буенча программада 29 муниципаль берәмлек катнаша. 2012 елда программага 77 күпфатирлы йорт кергән. Программаны финанслауның гомуми күләме 604,6 миллион сум. Авария хәлендәге 608 торак бинада яшәүче 1610 кеше күчәчәк. Гомуми мәйданы якынча 20 мең 196 квадрат метр.
Безнең Арча районында да бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Шушы программаны тормышка ашыру һәм авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү максатыннан 2011 елда Арча шәһәренең М.Җәлил урамында 15 фатирлы торак йорт төзелде. Аның гомуми мәйданы 749,2 кв.метр. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе бюджетыннан 16,363 млн. сум акча бирелде. Нәтиҗәдә, М.Җәлил,6, Мәктәп,54 һәм Галактионов,38нче авария хәлендәге йортлар сүтелде һәм аларда яшәүчеләр әлеге 15 фатирлы йортка күчте.
Тузган торакларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерү программасы буенча быел да эш дәвам итә. Шушы максатта Зур урамда 9нчы номерлы йорт төзелә. Көзгә аны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу 15 фатирлы йортка Зур урам,9, Галактионов,36, Садовая,2, Интернационал, 27 йортларда яшәүче гаиләләрне күчерү күздә тотыла. Әлеге бинаны “Энергосервис” ширкәте төзи. Бүген биредә эш кызу темплар белән бара. Бөтен уңайлыклары булган, шәһәрнең нәкъ үзәгендәге яңа фатирлар озакламый үз хуҗаларына тапшырылачак, ә тузган тораклар сүтеләчәк.
Социаль ипотека буенча йортлар төзү дә дәвам итә. 2011 елда Банк урамында 12 фатирлы 5 йорт төзелде, 60 гаиләгә яңа фатирлардан ачкычлар тапшырылды. 2012 елда Мәктәп урамындагы 15 фатирлы 54нче йорт, Зәйнуллин урамындагы 12 фатирлы 13а номерлы йорт, Көнбатыш микрорайонында 12 фатирлы 6 йорт төзелеп, фатирлар ияләренә тапшырылачак. Хәзерге вакытта Интернационал урамында 60 фатирлы 5нче номерлы йорт төзелә башлады. Бу Арчада беренче 5 катлы йорт булачак.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалыгы министры хәбәр итүенчә, авыл клублары төзелешенә Татарстан Республикасы бюджетыннан 461 млн. сум акча бүленеп бирелгән. Бүгенгә подряд оешмалары билгеләнгән, тиешле документация рәсмиләштерелгән, авыл клубларының проекты тәкъдим ителгән һәм эшләнгән.
Арча станциясендә Һади Такташ урамында 300 урынга исәпләнгән яңа күпкырлы мәдәни үзәк төзелә. Бүген биредә эш бара инде. Аны 30 августка — Республика көненә файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз