Халык канәгать

2012 елның 18 мае, җомга
Халык канәгать
2011 елда күп фатирлы йортлардагы һәр фатирга ике контурлы газ казаннары кертелеп бетте. Бездә халык яңалыкны авырданрак кабул итә бит. Башта аны кирәксенмәүчеләр дә күп булды, әмма хәзер, әлеге казаннарның рәхәтлеген тойгач һәм файдасын күргәч, бар да сөенеп туя алмый һәм район җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерә.
Ике контурлы газ казаннарын куюга нәрсә этәргеч ясады һәм аларның файдасы нидә соң? Бу сораулар белән без Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Әһлиевка, “Надежда” торак–милекчеләр ширкәте җитәкчесе Ибраһим Сабировка, Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 3нче йорт, 6нчы фатирда яшәүче Галина Трубицынага, Камал урамы, 4а йорт, 10 фатирда яшәүче Резидә Гарифуллинага мөрәҗәгать иттек.
Илдус Әһлиев. Торак–милекчелек ширкәтләре җыелышлары саен җылылык мәсьәләсе күтәрелә иде. “Ел әйләнәсендә, хәтта җәй көннәрендә дә күпме акчалар түлибез, әмма җылылык җитми. Өстәвенә, ул көз соң җибәрелә, язын иртә сүндерелә”, — дип зарланыштылар. Халык фикерен, зарын исәпкә алып, район башлыгы Алмас Назиров котельныйларга тоташтырылган йортларга шәхси газ казаннары куярга, дигән күрсәтмә бирде. 2009 елдан тәвәккәлләп, ныклап эшкә тотындык һәм узган ел төгәлләдек тә. Уңай яклары нидә соң? Беренчедән, газ казаны шәхсән үзеңнеке. Теләгән вакытта яндыра һәм сүндерә аласың. Кайнар суы да бар. Кайберәүләрне газ казаннары урнаштырган өчен түләүләр кыенсындырган иде. Ул да уңай хәл ителде. Акчаны берьюлы түгел, ә кичектереп тору шарты белән банк аша түләү мөмкинлеге туды. Кредит суммасын исәпкә алып та газ өчен түләү күпкә кимеде. Халык бик канәгать.
“Надежда” торак–милекчеләр ширкәтенә Күпер урамындагы 7, 9, 11, 13, 17, 19, Төзүчеләр урамындагы 3, 5, 9, 11нче йортлар керә.
Ибраһим Сабиров. Бездә Күпер урамындагы 6 йортка — 3, Төзүчеләр урамындагы йортларга 1 вагон–котельный бар иде. Сүз дә юк, алар техник яктан яхшы эшләнгән, тиз җылыталар. Әмма 15 сентябрьдән 15 майга кадәр генә эшлиләр. Көннәр суытып җибәрсә, ягып булмый. Аннан түләү дә күп. Ел дәвамында 3 бүлмәле фатирга 3000 артык түләдек бит. Өстәвенә, газ плитәсе өчен 180 сум, җылылыкның исәбен алучы җайланма тоту өчен ай саен 67 сум алдылар. Әлбәттә, халык ризасызлык белдерде. Шәхси газ казаннарыннан Төзүчеләр урамындагы 3, 5нче 4әр фатирлы йортларда күптәннән файдаланалар иде инде. Калганнарына Биектаудагы “Факел” оешмасы аркылы (казаннарны Арчадагы “Теплофф” кибете алып кайтты) соңгы вакытта кертелде. Проблемаларсыз гына да булмады. Эш бетәр алдыннан гына акча булмауны сылтау итеп Төзүчеләр урамындагы 9нчы йорттан 18, Күпер урамындагы 9нчы йорттан — 4, 11 йорттан 35 фатир хуҗалары шәхси газ казаны кертүдән баш тартты. Бу очракта алар өчен аерым котельныйлар тотарга туры киләчәк, ә бу үзләренә үк зыянга булачак, газ өчен түләү тагын да артачак дигән сүз иде. Район башлыгы Алмас Назировка рәхмәт, берьюлы түли алмаганнарга 7 елга кредит бирүдә ярдәм итте.
Икенче проблема — тулай торак булды. Газ казаннары кую өчен йорт техник яктан туры килми. Монда да Алмас Әминович булышты. Юлларын тапты, әмма шәхси газ казаннары куйдырды. Дөрес, ике генә казан урнаштырылды һәм шуңа исәп–хисап җайланмалары куелды. Бүлеп түлиләр. Хәзер бар да канәгать. Чөнки җылы суы бар, түләү өч тапкырга ким. Менә әле көннәр суытып алды, ә өйләрдә җылы булды.
Галина Трубицына. Шәхси газ казанының рәхәтен күрергә өлгердек инде, ике кыш чыктык. Үзәкләштерелгән җылылык челтәре аша ягылганда елның–ел буе — 1600 сум, газ плитәсе өчен 240 сум түләдек. Плитәдә чиләк белән су җылытып, ваннада юындык. Ә хәзер һәрвакыт кайнар су, үзебезгә ничек кирәк, шулай ягабыз. Түләү кышкы иң салкын айда 1010 сум булды. Җәен 136–243 сум тирәсе генә иде. Бик җылы. Сүндереп куйдык инде. Экономия өчен түгел, җылы булганга. Өйдә җылылык һәрчак 24–25 градус. Тагын шунысы уңайлы булды, 70 мең сумны берьюлы түләргә туры килмәде. Банк кечкенә процентлар белән 7 елга ссуда бирде. Ай саен 889 сум түлим. Безнең ТМШ җитәкчесе Сания Хәкимовага рәхмәт, ул тырышты. Документларны да үзе эшләде. Газ казаннарын урнаштырырга килгән егетләр ике көн дигәндә эшне бетерделәр, торбаларын да суздылар. Залда, йокы бүлмәсендә — 8, кухняда 5 секцияле радиатор тора. Шул җитә.
— Газ казаннары ут белән эшли бит. Электр өчен ничек түлисез?
—Түләп бетерә алмассыз, дип куркытканнар иде. Бераз артты, әмма зыянлы түгел, өйдә зур телевизор, DVD, музыкаль үзәк, компьютер, кер юу машинасы һәм башкалар бар. Электр энергиясе өчен 300–400 сум тирәсе түлим. Без бик канәгать, район җитәкчеләренә зур рәхмәт.
Резидә Гарифуллина. Җәннәттә яшибез. Безнең фатирларга газ казаннары урнаштыруны уйлап табып, аны тормышка ашырган өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәт. Безгә әле шәхси газ казаннары күптән түгел генә куелды. Әмма шулай да рәхәтен тоярга өлгердек инде. Элек берничә көн урамда 8 градус җылы торса, җылылык җибәрүне туктаталар иде. Аннан салкын көннәр килсә, өйдә туңып утыра идек инде. Ә хәзер әнә кабызып кына җибәрәбез. Җылы су булуы да җан рәхәте. Көн саен ваннада юынырга була. Бакчада эшләп керәсең дә, ваннада кранны гына борасың. Йортыбыз да матурланды, ныклап төзекләндерелде. Тирә–юне тәртипкә китерелде. Яз җитүгә чәчәкләр утыртам. Әллә каян балкып тора ишегалдыбыз, бакчабыз. Мондый оҗмахка ничек шөкер итмисең.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International