Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Район Советы утырышы
2012 елның 18 мае, җомга
Район Советы утырышы
17 майда икенче чакырылыш район Советының чираттагы XVIII утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Алмас Назиров ачты һәм алып барды.
Утырышта финанс–бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев “2011 елда Арча муниципаль районының бюджеты үтәлеше турында” чыгыш ясады.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев Арча район Советының 2012 елның 17 февралендәге “Арча муниципаль районында авыл халкының эшчәнлек активлыгын күтәрү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турында”гы 108 номерлы карарының үтәлеше турында сөйләде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, соңгы елларда авылда яшәүчеләрнең активлыгы үсә. Хәзерге вакытта 852 хуҗалык — 2, 203 хуҗалык — 3, 31 хуҗалык — 4, 13 хуҗалык — 5, 2 хуҗалык — 6, 4 хуҗалык — 7, 4 хуҗалык — 8, 1 хуҗалык 10 баш сыер асрый. Өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучы кешеләргә ташламалы шартларда саву аппаратлары бирелде.
Бүгенге көндә 17 гаилә фермасы эшли, аларда 1101 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 327 сыер бар. 2011–2012 елларда 11 кеше ферма төзүгә 14,62 млн. сум дәүләт ярдәме алды.
Апаз, Иске Кырлай авыл җирлекләре башлыклары Ренат Садыйков, Фәргать Сираҗетдинов әлеге җирлекләрдә халыкның активлыгын арттыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
Депутатлар кабул иткән карарда район башкарма комитетына, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе белән берлектә, Арча муниципаль районы территориясендә 2012–2015 елларга кече эшмәкәрлекне һәм ярдәмче хуҗалыкларны үстерү программасы эшләргә тәкъдим ителә. Дүрт авыл җирлеге базасында авыл җирлекләрен социаль–икътисадый үстерү планын кабул итәргә. Өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы хуҗалыкларга ташламалы шартларда саву аппаратлары бирү дәвам итәчәк.
Алмас Әминович эшмәкәрлекне үстерү буенча авыл җирлекләре арасында үткәрелүче конкурс шартларын игълан итү һәм йомгак ясау срокларына ачыклык кертергә тәкъдим итте. Ул шулай ук пай җирләрен бирүне закон кысаларында тәртипкә салырга чакырды. Мондый әһәмиятле карарлар бары тик пайчыларның гомуми җыелышында һәм һәр якның да мәнфәгатьләрен күздә тотып, үзара килешеп кабул ителергә тиеш.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин “2012 елда Арча муниципаль районында санитария–экология хәлен яхшырту буенча икеайлык үткәрүнең барышы турында” чыгыш ясады.
Район территориясендә 2012 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр тирә–якны төзекләндерү, яшелләндерү, санитария–экология хәлен яхшырту буенча икеайлык бара.
Ай ярым эчендә шактый эшләр башкарылды: өмәләр үткәрелде, чишмәләр төзекләндерелде, автобус маршрутлары павильоннары буялды, агачлар утыртылды, Бөек Җиңү көне уңаеннан обелисклар яңартылды, һәйкәлләр тәртипкә китерелде, юллардагы чокырлар күм-дерелде, законсыз рәвештә эшләнгән чүплекләр ачыкланып, юкка чыгарыла. Бүгенге көндә 2012 елның ныклап төзекләндерү буенча муниципаль адреслы программасына кертелгән күп фатирлы 7 торак йортның түбәсен һәм фасадларын төзекләндерү, газоннарны яңарту, коймаларны һәм балалар өчен уен мәйданчыкларын төзекләндерү һ.б. эшләре башкарыла.
Тирә–ягыбыздагы чисталык, тәртип — ул сәламәтлегебез, уңай тормыш шартлары, экологик культурабыз. Бар кеше икеайлыкта актив катнашырга тиеш.
Депутатлар утырышта каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул иттеләр. Алар белән сез районның рәсми сайтында (http//arsk.tatar.ru) таныша аласыз.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров утырышта күтәрелгән мәсьә-ләләрнең мөһимлеген ассызыклады, алда торган бурычларга тукталды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз