Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Машина йөртергә өйрәтүчеләр ярыша
2012 елның 23 мае, чәршәмбе
Машина йөртергә өйрәтүчеләр ярыша
Арча РОСТО (ДОСААФ) оешмасы, 2012 елның биш аенда гына да берничә тапкыр республика ярышларында һәм бәйгеләрендә катнашып, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Һәм менә яңадан оешманың производствога өйрәтү остасы һәм укытучылары беренче урында.
13 майда Арча РОСТО (ДОСААФ) оешмасы базасында 7 районның автомәктәпләре производствога өйрәтү осталары һәм укытучылары арасында “Автошөгыль остасы — 2012” дигән ачык зона шәхси–команда беренчелеге булды. Анда Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Теләче районнарыннан килгән 12 командадан 40ка якын кеше катнашты.
— Мондый ярыш әле республикада беренче тапкыр үткәрелә. Максаты – машина йөртергә өйрәтүче оста һәм укытучыларның үзләренең белемнәрен тикшерү. Алар кешеләрне руль артына утырып юлга чыгару өчен әзерли, димәк, үз хезмәтләрен һәм юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы белергә тиеш. Шул очракта укучыларыннан да курыкмыйча шуны таләп итә алалар. Ә укучыларының имтиханны яхшы бирүе укыту да әйбәт барган дигәнне аңлата. Безнең Арча районы бу өлкәдә әлегә алда бара, киләчәктә дә шулай булырга тиеш. Мондый ярышларны үткәрүне дә традициягә кертәчәкбез, — диде Арча РОСТО (ДОСААФ) оешмасы җитәкчесе Ринат Алеев.
Ярышлар ике этапта һәм “В” — җиңел автомобиль, “С” — йөк автомобиле категорияләре буенча ике төркемгә бүленеп үтте. ЮХИДИ Арча бүлекчәсенең теркәү һәм имтихан алу буенча районара бүлеге җитәк-чесе, полиция майоры Илдар Нотфуллин һәр катнашучыга карата бик таләпчән булды. 2012 елда иң яхшы автомобиль йөртергә өйрәтү остасын билгеләү аңа йөкләнгән иде.
Теоретик этапта барысына да компьютерда вакытка һәм билет сорауларына хатасыз җавап бирергә туры килде (рәсемдә). Чөнки юлларда куркынычсызлык ул оста машина йөртүдән генә тормый, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик яхшы белүгә дә бәйле. Теория буенча барысы да уңай нәтиҗәгә иреште. Әмма арчалылар өлгеррәк һәм төгәлрәк булып чыкты. 50 рекордлы секунд эчендә билет сорауларына җавап биреп, “В” категориясе буенча укытучылар арасында Рөстәм Алеев җиңде. “С” категориясендә педагоглар арасында Ленар Валеуллов беренче булды. Ул билетны 52 секундта чиште. Арчаның икенче командасыннан Арча РОСТО автомәктәбе укытучысы Илшат Гайнетдинов һәм РОСТО (ДОСААФ) район оешмасының Яңа Кенәр лицее базасындагы автосыйныф укытучысы Альфред Габдрахманов яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.
Ә менә производствога өйрәтү осталарына теория- дән тыш Арча автодромында машина йөртү күнекмәләрен дә күрсәтергә туры килде. Алар биредә дүрт стандарт күнегү күрсәттеләр. Монда да безнең осталарга тиңнәр булмады. Ринат Хәкимов, Марсель Галимҗанов, Әнис Шәймәрданов, Роберт Камалетдинов, Габделфәрт Сәфәров, Илнар Гыйбадуллин чын профессионалларның ничек йөргәнен күрсәттеләр. Ә гомуми нәти-җәләргә килгәндә, “В” категориясендә теория һәм машина йөртү буенча Арча РОСТО (ДОСААФ) оешмасының Шушмабаш мәктәбе автосыйныфында машина йөртергә өйрәтүче оста Әнис Шәймәрданов беренчелекне бирмәде. “С” категориясендә Марсель Галимҗановны берәү дә “уза” алмады.
Командалар арасында да Арча РОСТО (ДОСААФ) оешмасы беренче булды. Икенче — Арча агросәнәгать һөнәри көллияте, өченче урында Балтачның 96нчы һөнәри лицее. Теләче РОСТО (ДОСААФ) оешмасы, бик азга гына калышып, дүртенче булды.
“Автошөгыль остасы — 2012” ярышлары Арча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиевның контрольлегендә үтте.
— Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнехановка Арчага гражданнар белән очрашуга кайткач машина йөртүчеләр әзерләүче укытучыларның белемнәрен тикшерү өчен бәйге үткәрү буенча фикерләребезне җиткергән идек. Ул моны хуплап кабул итте. Һәм менә республикада беренче тапкыр шундый ярышка җыелдык. Бу бик кирәкле чара. Чөнки хәзер юлларда машиналар күп. Юл һәлакәтләре дә еш булып тора. Сәбәбе — юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, машина йөртүчеләрнең бер–берсенә карата әдәп сакламаулары, юл бирмәүләре, игътибарсызлыклары. Техника артканга карап машина йөртү сыйфаты яхшырмый. Аннан юл хәрәкәте кагыйдәләре дә яңарып тора, законнар үзгәрә, яңа стандартлар барлыкка килә. Машина йөртергә өйрәтүчеләр аларның барысын да яхшы белергә һәм укучыларына җиткереп барырга тиеш. Ә моның өчен үз белеме дә югары дәрәҗәдә булырга тиеш, — диде Айдар Рашатович.
Соңыннан Арча РОСТО (ДОСААФ) оешмасы рәисе Ринат Алеев җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар тапшырды.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз