Яңалыклар

2012 елның 23 мае, чәршәмбе
“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына шәхси эшмәкәр Р.Р.Фәйзрахманова (Арча) — 2000, Утар Аты авыл җирлеге — 1500, ТР Федераль Казначылык идарәсенең Арча районы буенча бүлекчәсе 1500 сум күчерде.

Кыр батырлары
“Игенче” ширкәтеннән Хәбир Җәләев “Нью–Холланд” тракторы белән 3179 гектарда дым каплатты, 1450 гектарда культивацияләде.
“Кырлай” ширкәтеннән Илгать Нурисламов “Хорш” агрегаты белән 2607 гектарда чәчү чәчте.
“Ватан” ширкәтеннән Әхтәм Шәвәлиев “Хорш” агрегаты белән 2600 гектарда чәчү чәчте.
“Ак Барс–агро” ширкәтеннән Рафаэль Җәләлиев “Бюллер” тракторы белән 2434 гектарда дисклау үткәрде.
“Курса МТСы” ширкәтеннән Әхәт Шәрәфиев “ДТ–75” тракторы белән 654 гектарда уҗымнар тукландырды, 480 гектарда чәчү чәчте.
“Вамин–Арча” ширкәтеннән Зөфәр Шәрәфиев “ДТ–75” тракторы белән 1250 гектарда дым каплатты.
“Татарстан” ширкәтеннән Ирек Хәсәнов “МТЗ–1221” тракторы белән 2175 гектарда дым каплатты, 403 гектарда катоклады.


ВДПО инструкторы Алия Шәрәфиева хәбәр итүенчә, 2012 елда районыбызда 16 янгын очрагы теркәлгән, якынча 760000 сумлык зыян килгән.
Тиздән каникуллар башлана. Янгыннарның кискен артуы да нәкъ шул чорга туры килә.
Янгынны булдырмас өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк: балаларга янгын куркынычсызлыгы турында аңлатырга; балаларга шырпы бирмәскә, аларның буе җитмәслек урында сакларга; газ плитәләрен, мичләрне балалар кабызудан тыярга; балаларның учак ягып уйнауларын булдырмаска; өйдә ялгызын калдырмаска.
Исегездә тотыгыз, янгынны кисәтү сүндерүгә караганда җиңелрәк!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International