Булганның кадерен белик

2012 елның 23 мае, чәршәмбе
Булганның кадерен белик
Авыл — милли гореф–гадәтләребезне саклап, үткәннәрне барлап, буыннан–буынга җиткерүче, балаларына яшәргә көч биреп, читтә яшәүчеләргә кайтып җирсү хисен басарга ярдәм итүче, илһам чыганагы да. Авылларыбызның төзеклеге, ныклыгы киләчәгенең өметле булуын чагылдыра. Ә аны шул дәрәҗәгә җиткерү — авыл халкының бурычы.
Районыбызда тырыш, булган халкы белән горурланып яшәүче авыллар шактый. Авылны югары дәрәҗәгә күтәрүдән тыш әнә шул югарылыкта тоту авыл җирлеге башлыкларыннан күп көч таләп итә. Узган атнада Үрнәк авыл җирлегендә “Авыл көне”ндә кунакта булып, биредәге авылларның яшәеше белән танышкан район авыл җирлекләре башлыклары, аларның урынбасарлары да шул фикердә иде.
Үрнәк авыл җирлеге элеккеге өч: Казанбаш, Пошалым, Үрнәк авыл җирлекләрендәге 987 хуҗалыклы 15 авылны берләштерә. Җирлек зурайгач, мәшәкатьләр дә бермә–бер арткан. Халык мәнфәгатьләрен кайгырту эшләре белән беррәттән караучысыз, ташландык хәлдәге йортларны юкка чыгару өстендә дә эш алып баралар: хуҗалары булганнарын эзләп табып сүтәргә яки төзәтергә дип хәбәр итәләр, хуҗалары булмаганнарны үзләре хәл итә. Авылларның йөзен андый йортлар ямьсезләп торырга тиеш түгел, таләп шундый. Үрнәк авыл җирлегенә сәяхәт заманында берсе биредә җиде ел укыган һәм икенчесе берничә ел балаларга белем биргән халык язучылары Гариф Ахунов һәм Мөхәммәт Мәһдиев эзләре буйлап тарихы еракларга таралган Казанбаш урта мәктәбеннән башланды. Аннан кунаклар Казанбаш һәм Көтек авылының киләчәген туплаган балалар бакчасында, башка социаль объектларда, мәчеттә булдылар.
Көтек авылында урнашкан Дамир Шакирҗановның крестьян–фермер хуҗалыгы районда күпләргә үрнәк. Бүгенге көндә хуҗалыкта 80 баштан артык терлек, чәчүлек җирләре бар. Фермер авылдашларына эш урыны булдыру мәсьәләсен, кирәк чакта авыл халкына ярдәм итүне генә кайгыртып калмыйча, шәһәр халкын ит, сөт белән тәэмин итүгә дә үз өлешен кертә. Хуҗалыктагы оешканлыкка, эш барышына бирегә килгән беркем битараф калмады. Әлбәттә, үз җирлекләрендәге хуҗалыклар белән дә чагыштырулар булгандыр.
Иске Төрнәле элеккеге Казанбаш авыл җирлегенә кергән авыл. Биредә дә кунаклар балалар бакчасына, бер түбә астындагы социаль объектлар: башлангыч мәктәп, фельдшер–акушерлык пункты, китапханәдә булдылар. Балалар бакчасы шактый еллар элек төзелгән булып, төзекләндерү таләп итсә дә, андагы тәртип, саф һава, әкияткә тиң эчке бизәлеше беркемнең игътибарыннан да читтә калмагандыр, мөгаен.
Мәктәп – авылның йөзе. Авыл халкының рухи дөньясын, яшәү халәтен, гадәттә, мәктәптә укучы балалар чагылдыра. Мәктәпнең әхлакый–интеллектуаль дәрәҗәле булуы кунакларны каршыларга чыккан Лесхоз мәктәбе укучыларының беренче чыгышыннан ук күренде.
Район башлыгы урынбасары Любовь Осина Лесхоз мәктәбендәге укыту–тәрбия процессын югары бәяләде. Чыннан да, Лесхоз мәктәбенең даны еракларга мәгълүм, укучылары ел да төрле ярыш, олимпиадаларда Россия күләмендә призлы урыннар яулый. Биредә кунаклар заманында Үрнәк бистәсенең үткәнендә якты эз калдырган Габдрахман бай Ишморатов хакында да мәгълүмат алдылар. Байның кайбер биналары бүгенге көнгә кадәр сакланып калган һәм халыкка хезмәт итә. Арча агросәнәгать көллиятенең хезмәткә өйрәтү кабинетларының берничәсе әнә шул биналарда урнашкан. Авыл җирлекләре башлыкларына агросәнәгать көллиятенең матди–техник базасы биналары белән беррәттән узган ел заманча төзекләндерү уздырылган тулай торак бинасын күрү дә насыйп булды.
Урта Пошалым гомуми белем мәктәбе укучылары “Имин тәгәрмәч” конкурсында катнашкан, юлларда имин йөрүгә багышланган чыгышлары белән каршы алды. Мәктәп белән танышканнан соң сәяхәтебез авыл мәдәният йорты, авыл җирлеге белгечләре идарәсендә, китапханәдә дәвам итте. Урта Пошалым китапханәсе мөдире Гөлназ Галимҗанова хезмәтенә җаны–тәне белән бирелгән шәхес. Узган ел ул, Россия күләмендәге авылның модель китапханәсе конкурсында катнашып, җиңүче булган иде. Җиңүдә яулап алган бүләкләре: 1000 китап, 200 аудио–видео визуаль фонд, Интернетка тоташтырылган ике компьютер, интерактив такта һ.б. белән китапханә фонды нык баеган, хәзер нинди темага нәрсә генә эзләсәң дә, ул бездә бар, бары вакыт табып, эзләргә генә кирәк, ди. Әлеге конкурста Гөлназ кебек җиңү яулаучылар бүгенге көндә Татарстанда бары биш кенә кеше. Хезмәтең тиешенчә бәяләнеп, юмарт җимеш китерсә, нинди бәхет бит!
Үрнәк җирлеге бай урманнары, урман хуҗалыгы белән дә горурланып яши. Әгәр кунаклар бирегә кадәр килеп, урман хуҗалыгы белән танышмый китсәләр, “Авыл көне” программасында бушлык калыр иде. Сурнар питомнигында яңа тишелеп килүче агачларны, аларны эшкәртү технологияләрен үз күзләре белән күрү, “Арчалес”ның җитештерү базасында булып, күр-кәләрдән орлык алу хезмәтен карау күпләр өчен тәэсирле булды. Урман музеендагы экспонатлар белән танышу, янгын частенең Үрнәк бүлекчәсе эшчәнлеге белән танышу да җирлек башлыкларына файдалы булды, чөнки мондый бүлекчәләр тагын ике җирлектә бар.
Казанка җирлектәге кечкенә авылларның берсе. Халкы, нигездә, пенсия яшендә. Әмма шулай булуга карамастан, 23 хуҗалыклы төзек Казанка авылы матур гына гомер кичерә. “Яшәү шартларына кагылышлы күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә элек Үрнәк авыл советы рәисе булып эшләгән Фәнәвил Мусинның терәге зур. Аның тырышлыгы белән авыл халкыннан акча җыеп авылга таш түшәлде”, – ди җирлек башлыгы Илгиз Камалетдинов. Кунаклар авыл белән танышып чыкканнан соң Фәнәвил абый белән әңгәмә кордылар.
Күргән–ишеткәннәргә йомгак ясалыр чак җитте. Һәркемнең телендә тәэсирле кичерешләр: кемнәрдер биредә күргәннәрне үз җирлекләрендә дә эшләргә хыяллана, кемнәрдер үзләрендә булган белән чагыштыра. Семинардан Любовь Осина да канәгать. Д.Шакирҗанов хуҗалыгын, Казанбаштагы мәчет эшчәнлеген, Казанка авылының яшәешен, җирлектәге хезмәт сөючән, тырыш кешеләрнең эшчән-леген мисалга китереп, һәр авылда күргән уңай үзгәрешләргә фикерен белдереп: “Шыгырдандагы кебек матур үрнәкләрне үзебездә дә күрергә мөмкин икән бит”, — диде ул.
Чит җирләргә барып гыйбрәт ал, диюләре хактыр. Борынгы әби–бабайларыбыз да үз атыңның яхшысын кеше атына утыргач белерсең, дигәннәр бит. Булганны кадерләп, куанычын күреп яшәргә язсын.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International